Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гомерләр аккан су кебек

Әбүнәчебез Галина Егоровна Аракчеева юбилеен билгеләп үтә

Ул гаҗәеп тыйнак, ихлас күңелле, игелекле һәм аралашучан ханым.

Ул инде 30 ел лаеклы ялда ә безнең газетаны ничә ел алдыруын хәтерләми дә. Галина Егоровна турында кайда туган, шунда кирәк булган, дип әйтү бик урынлы. Ә ул, район чикләренә чыкмый гына, күпме һөнәр үзләштергән! 1969 елда ул Барское Енорускино авылыннан район үзәгенә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына тегү осталыгына өйрәнү өчен килә. Кыска гына вакыт эчендә иң мөһим күнекмәләрне үзләштерергә өлгерә – бүген дә ул тегү машинкасында төгәл, пөхтә җөйләр ясый!

Башта алты нарасыена, аннан соң ун оныгына күмпе кием тегә.

Аның икенче эш урыны мәктәп ашханә се була. Биредә ул ярдәмче эшче булып эшләгәндә, п а р а л л е л ь р ә в е ш т ә пешекчеләрдән ризык пешерү серләренә дә өйрәнә.

Башта үзәк ашханәдә, аннары лаеклы ялга чыгар алдыннан биш ел урманда агач кисүчеләргә төшке аш әзерләгәндә, өйрәнгәннәре бик тә ярап куя.

Хезмәт биографиясендә тагын май заводында эшләгән еллар да бар. Цех эшчесе Галина Аракчеева бер сменада дүртәр тонна май җитештерә! Моңа без документаль дәлил таптык – редакция архивыннан алдынгы эшченең фотосын һәм бу турыдагы язманы. Ул 20-30 килограмм авырлыктагы тартмалар белән җитез идарә итә, аларны өстәлдән үлчәүгә, аннары суыткыч камерасына күчерә. Сүз уңаенда, Аксубай мае сыйфаты буенча ТАССРда иң яхшы сортлардан саналган, аны экспортка озатканнар.

Ә лаеклы ялга юбилярны урман хуҗалыгыннан озаталар, анда ул 16 ел эшли, 11 елын – пилорамада. Галина Егоровна кайда гына эшләсә дә, һәрчак алдынгылар рәтендә була. Гаилә архивында, социалистик ярыш җиңүчесе, ике тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы буларак, ТАССР министрлар Советыннан таныклыклар кадерләп саклана. 1991 елда ул хезмәт ветераны исеменә лаек була. Юбиляр истәлекле бүләк – Татарстанның урман хуҗалыгы министры Әбүзәр Гаяновтан чәй сервизын да кадерләп саклый, ул аны узган гасырның 80нче еллар уртасында урман тармагының иң яхшы хезмәткәре буларак, аңа шәхсән үзе тапшырган.

erid: 2Vtzqw6pLty

–14 -15 кубометр такта гына чыгара идек, алардан тыш дистәләгән куб тара рейкасы, ә смена вакытында күпме такта калдыгы һәм пычкы чүбе ташый идек, – дип искә ала юбиляр.

Лаеклы ялга чыгар алдыннан урманда пешекче булып эшли, урман кисүчеләргә тел йотарлык ашлар әзерли. Пенсиягә чыкканнан соң да аның эштә калуын сорыйлар, тик сәламәтлеге сыната башлый.

Галина Егоровна хезмәттә һ ә р ч а к а л д ы н г ы л а р рәтендә булу өстенә, күп балалы ана да әле. Ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының өчесе урман тармагында хезмәт куйдылар.

Гаилә учагын саклаучы хатын-кызга эшендә уңышларга ирешүдә кайнанасы ярдәм итә. Алар бер түбә астында 20 елдан артык яшиләр. Ул аңардан тормыш зир әк легенә өйрәнә.

Үтелгән гомер юлларына борылып карап, Галина Егоровна язмыш беркемгә дә җиңел тормыш әзерләми, әмма, теләсә нинди кыен чакта да, иң мөһиме – үзең булып, намуслы кеше булып калу, ди.

Юбилярны бүген дә урман хуҗалыгы коллективында игелекле сүзләр белән искә алалар.

Аксубай урман җуҗылыгы җитәкче -урманччысы Андрей Ильмухин Галина Егоровнага юбилее уңаеннан җылы котлау сүзләре юллады: «Галина Егоровна, күркәм юбилеегыз уңаеннан ихлас котлаулар һәм урман комплексын үстерүгә к е р т к ә н ф и д а к а р ь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең буын –югары профессиональлек һәм тармакларда салынган игелекле традцияләр үрнәге. Чын күңелемнән Сезгә ныклы исәнлек, бәхет, иминлек, озын гомер телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев