Гомеренең кырык елын хисапчы һөнәренә багышлаган
Аксубайлы Иван Петрович Кузьмин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Тантана сәбәпчесен район башлыгы Камил Гилманов һәм шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров тәбрикләделәр.
Котлаулар һәм теләкләр әйтеп, Камил Камал улы юбилярга үзен һәрвакыт Иван Петровичның шәкерте дип санавын таныды.
–Сез озак еллар иң эре совхозларның берсе – “Аксубай” совхозында баш хисапчы булып эшләдегез һәм безгә хезмәттә дә, тормышта да сездән өйрәнер, тәҗрибә алыр нәрсә бар иде, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Сез һәрвакыт кешеләргә аралашуда гади булдыгыз, күп кенә хисапчылар өчен генә дә түгел, ә яшь җитәкчеләр өчен дә остаз булдыгыз, һәрвакыт барысын да елмаюлы карашыгыз белән каршы алдыгыз. Совхоз күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә иде һәм монда, грамоталы белгеч буларак, Сезнең дә өлешегез, казанышыгыз бар.
Иван Петрович кунакларны күтәренке рухта каршы алды. Бүгенге көнне ул вакытлардан дистәләгән еллар аерып торуына карамастан, әңгәмәдәшләргә хәтердә яңартып сөйләр нәрсәләр бар иде.
– Кырык ел хезмәт стажы, 39ы – совхозда, шуның 25 елы – баш хисапчы вазыйфасында. Армиядән соң склад мөдире булып эшли башладым. Башта Бөгелмәдә бухгалтерлар курсын, аннан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, – дип сөйләде Иван Петрович.
Тормыш юлдашы Надежда Михайловна белән Иван Петрович 65 ел гомер итәләр. Гаилә хуҗабикәсе тумышы белән Югары Ослан районыннан, совет чорында күпләр кебек, яшь хисапчы 1965 елда, юллама буенча ерак җиргә – Аксубайга килә.
– Ирем белән без клубта, бию вакытында таныштык, ул биемәсә дә, мине сайлады, – дип шаяртып сөйләде Надежда Михайловна. – Без аның белән бергә минем юбилейны да каршы алачакбыз әле, ике елдан миңа да 90 яшь тула.
Үзе дә өлкән яшьтә булган кешегә сәламәтлеге какшаган карт кешене карау җиңел түгел. Әмма Надежда Михайловна тормыш иптәшен шундый ярату, кайгырту һәм күтәренке кәеф белән карый ки, аларның тормышы бер-берсенә карата булган ихтирам һәм хөрмәттә узганлыгын күрсәтә. Хәер тормыш һәрвакытта да татлы һәм шома булмаган. Әмма гаиләдә тормыш авырлыкларын да, шатлыкларны да тигез бүлешкәннәр.
Кузьминнар – якыннары һәм барлык янәшәдәгеләр өчен тормыш сөючәнлек, ныклык һәм оптимизм үрнәге булып тора.
Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Михаил агроном белгечлеге алган, әмма бүгенге көндә төзелеш тармагында хезмәт куя. Кызлары Елена, озак еллар Аксубай юл участогында эшләгән, ә Вера – Аксубай китапханәсендә икътисадчы. Оныклары һәм оныкчыклары әби-бабаларын шатландырып, аларның еш хәлен белешеп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев