Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гомерен туган авылына багышлаган

Сидул-Ерыклы авылында гомер итүче Минусь Якличевага 90 яшь тулды.

Аның бөтен тормышы туган авылында уза. Ул шушы авылда туып үсә, хезмәт куя, авыл егетенә кияүгә чыга. Ахирәтләре белән республика чикләренә торф чыгару эшләренә барган елларны санамаганда, колхозда хезмәт куя. Колхоз производствосында төрле эшләр башкара: кырда икмәк җыя, урманда утын әзерли, ындыр табагында ашлык чистарта. Йортында мал-туар асрый – авыл җирендә ял итәргә вакыт булмый. Тормыш иптәше Николай Васильевич белән җиде балага гомер бүләк итеп, аларны кечкенәдән үк эш сөючән итеп тәрбияләп үстерәләр. Ире машина йөртүче булып эшли, һәрвакыт рейста була, хуҗалык эшләре тулысы белән гаилә хуҗабикәсе җилкәсенә төшә. Җәмәгате берничә ел элек вафат булган, күп балалы анага кече улын югалту ачысын да татырга туры килгән. Ветеран улы Николай һәм килене Марина тәрбиясендә яши. Якличевларның калган балалары Чабаксар шәһәрендә төпләнгәннәр. Үзләре туып-үскән нигезгә еш кайталар әниләре, әбиләренең хәлен даими белеп торалар. Минусь Мурсалимовнаның 15 оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы бар.

Кызганычка каршы, соңгы вакытта Минусь Мурсалимовнаның сәламәтлеге кинәт начарайган, юбилей көнендә ул балалары һәм оныклары, истәлекле туган көне белән котларга килгән рәсми кунаклар белән шатланып аралаша алмады.

– Минусь Мурсалимовна буыны тырышлыгы белән безнең илебез дәһшәтле сугыштан соң аякка баса алды, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Алар көчләрен кызганмыйча, фидакарь хезмәт куйганнар. Минусь Мурсалимовна өчен яхшы яшәү шартлары тудырганнары, кайгыртулары, хөрмәт күрсәтүләре өчен Якличевлар гаиләсенә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Илшат Заһидуллин гаилә әгъзаларына район башлыгының Минусь Якличевага тиешле Рәхмәт хатын, гөлләмә һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул шулай ук юбилярның кызларын, киленен узган Әниләр көне белән котлады, аларга чын күңеленнән чыккан җылы теләкләрен җиткерде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев та әбекәйне истәлекле бәйрәме белән ихлас тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев