Гинцбург: «Спутник V» ковидның барлык төрләренә каршы универсаль
Гинцбург препаратның ике ел элек теркәлүен искәртте.
«Спутник V» вакцинасы коронавирус инфекциясенең барлык мутацияләренә каршы универсаль. Бу хакта Петербургта узган халыкара икътисади форумда Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург сөйләде.
«Клиник әһәмиятле күренешләргә ия булган генетик вариантларның чиксез саны аркасында, «Спутник V» вакцинасы бу очракта барлык вариантларга каршы универсаль вакцина буларак санала», – дип китерә РИА Новости галим сүзләрен.
Гинцбург препаратның ике ел элек теркәлүен искәртте. Бу вакыт эчендә инде ул вируска каршы нәтиҗәлелеген һәм пациентлар өчен куркынычсыз булуын исбатларга җитеште, диде галим.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев