Гинцбург ковид мутациясе вакытында вакцинаны үзгәртүгә бер атна кирәк булуын әйтте
Хәзерге препаратлар коронавирусның яңа штаммнарына каршы җитәрлек күләмдә антитәнчекләр тәэмин итә алмаган очракта препаратның яңа варианты кирәк булачак.
Хәзерге препаратлар коронавирусның яңа штаммнарына каршы җитәрлек күләмдә антитәнчекләр тәэмин итә алмаган очракта Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге вакциналарның яңа вариантларын ясарга әзер. Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Әгәр, S-аксымның безнең рецепторлар белән элемтәгә керә торган өлкәләрендә кискен үзгәрүчән эзлеклелек белән яңа штамм барлыкка килсә, мөгаен, яңа вакцина вариантларын эшкә җигәргә кирәк булачак», — дип аңлатты белгеч.
Аның сүзләренчә, вектор технологиясен теркәгәннән соң кирәкле препаратлар атна дәвамында ясалачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев