Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Герой-ана да, бай әби дә

​​​​​​​Хезмәт ветераны Кәүсәрия Ярмөхәммәтова тормышында үзенчәлекле вакыйга булды – ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Иске Ибрай авылында узган тантанага иң кадерле кешеләре – балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Алар чын күңелдән Кәүсәрия Мәхмүт кызын юбилей датасы белән тәбрик иттеләр, исәнлек, иминлек теләделәр. Ветеранны, герой-ананы котларга рәсми делегация дә килде.

– Кадерле Кәүсәрия Мәхмүт кызы! Район җитәкчелеге исеменнән илебез өчен авыр елларда куйган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте пенсионер әбигә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин. – Сезнең буын кешеләре балаларының һәм оныкларының киләчәге якты булсын өчен көчләрен дә, исәнлекләрен дә кызганмаган.

Ул бәйрәм гаеплесенә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. “Нежность“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та ветеранны юбилее белән тәбрикләделәр. Күпсанлы туганнары гаилә башлыгына карап горурлык хисләрен кичерделәр.

– Безнең әни мондый хөрмәткә лаек, – дип белдерделәр Кәүсәрия Мәхмүт кызы балалары. – Аңа тормышта авырга туры килде, күп эшләде, безне үстерде. 90 яшькә кадәр җитүенә шатбыз һәм тагын шулай безне сөендереп озак яшәвен телибез.

Кызганычка каршы, соңгы елларда, улы вафатыннан соң, Кәүсәрия Мәхмүт кызының сәламәтлеге какшаган. Балалары һәм оныклары аны игътибар һәм хөрмәт белән әйләндереп алган. Ярмөхәммәтовлар гаиләсе тату, балалары бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр.

Тормыш иптәше Нуриәхмәт Нурхаммәт улы белән алар сугыштан соң гаилә корып җибәргәннәр. Ире терлекчелектә хезмәт куйган, үзе – төрле эшләрне башкарган – урман да кискән, шикәр чөгендерен дә эшкәрткән. 60 ел бергә гомер иткәннәр. 5 кыз һәм 5 ул тәрбияләп үстергәннәр. Герой-ана бай әби дә әле: аның 26 оныгы һәм 27 оныкчыгы бар. Ул улы Җәүдәт гаиләсендә яши. Һәм аның барысы да әйбәт – чөнки янында аны яратучы якыннары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев