Геройның туганнары аның игелекле исемен кире кайтарганнар
Семеновларның олы уллары, милиция полковнигы Михаил, кече ватанында ялда булганда бервакыт – ни өчен Савгачта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлегендә абзыйның исеме юк, дип кызыксына.
Михаил әти-әнисеннән, әнисенең бертуган абыйсы Василий Спиридонович Федоровның Бөек Ватан сугышында беренче көннәрдән үк дошманга каршы көрәшүе турында ишеткән була.
Урмандеево авылында яшәүче Никон Сергеевич һәм Татьяна Спиридоновна Семеновлар гаиләсендә Василий язган бердәнбер хат сакланган. Михаилның әнисе искә төшергәнчә, сугыш вакытында абыйсыннан фотографияләр белән ике хат килгән була, ул Савгачка гаиләсенә хәтта акча да җибәргән була. Тик ул хезмәте турында телгә алмый, авылда эне-сеңелләренең ничек көн күрүе белән борчылып кызыксына. Әмма гаиләдә сугышчының 1942 елда җибәрелгән бер генә хаты сакланган.
Вакыт узу белән саргайган өчпочмаклы хатта кире адрес та күрсәтелгән: Төньяк флоты, хәрби-диңгез почтасы 1009, п/я 83.

Бу Михаил Никонович өчен төп эзләү ноктасы була. ЭЭМ офицеры, милиция полковнигы буларак, ул абзасының язмышын ачыклауны намус эше дип саный.
Михаил Савгач мәктәбендә Җиңүенең 15 еллыгына стенд ясаганда, колхоз рәисе, элеккеге фронтовиктан, Василий Федоровның портреты стендта булырга лаек түгел, ул Ватанныбыз хыянәтчесе, дигән сүзләрне ишетә. Бу сүзләр Михаилның күңелен бик нык рәнҗетә, әмма ул яшүсмер буларак, олы кешегә каршы үз фикерен әйтергә батырчылык итми.
25 ел ЭЭМда хезмәт итеп, Михаил Никонович абзасы турында мәгълүматлар табарга карар итә. Төньяк флоты архивында п/я 1009ның Хәрби трибунал ведомствосына каравын, мәгълүматларны Үзәк архивлардан эзләргә кирәклеген төшендерәләр. Әмма Югары суд архивына да, Оборона министрлыгы архивына мөрәҗәгать итү дә нәтиҗә бирми.
Һәм кинәт 2013 елда Михаил Никонович абзасы Василий Егоровичтан, Кировта ниндидер капитан Федоровка һәйкәл барлыгын һәм аның турында җирле газетада кыска язма булуын ишетә. Ә абзасы бу хәбәрне үз чиратында Пермьда яшәүче туганнан туган энесе Аркадийдан белә. Ике туган балалары абыйлы энеле Александр һәм Аркадий, мәктәптә параллель сыйныфларда укыганнар һәм бик дус булганнар.
Александр башта абзасы сөйләгәннәргә әһәмият бирми, әмма нигәдер аның фикере һәрдаим шуңа әйләнеп кайта.

Шунда ул Киров шәһәре ветераннар советы җитәкчесе Виталий Сучковка мөрәҗәгать итәргә була.
Ул шәһәрдә мондый һәйкәл юк, дип белдерә һәм Киров өлкәсенең Хәтер китабын өйрәнгәнче көтеп торырга куша. Җавап Александрны шаккатыра.
–Өч Федоров бар. Аларның берсе – Василий, ләкин Спиридонович түгел, ә Сидорович, – дип хәбәр итә совет ветераны.
Александр Василий Федоровның кайда туган булуын ачыклауны сорый.
–Василий Сидорович – капитан, өйләнмәгән һәм ниндидер Савгач авылыннан, – дигән җавап ала.
Киров шәһәре Хәтер китабыннан Василий Федоровның 1322 нче хәрби госпитальдә биш ай дәваланганнан соң, һәлак булуы һәм шәһәр зиратында җирләнүе турындагы мәгълүматлар, архив документларының Санкт-Петербургта булуы ачыклана.
Бу мәгълүматны ашыгыч рәвештә Михаил Никоновичка тапшыралар. Ул алган хәрби-медицина документларыннан Киров шәһәре зиратында җирләнгән юстиция капитаны Федоров Василий Сидоровичның (Спиридонович) чыннан да Татьяна Спиридоновна Семенованың бертуганы булуы раслана. Үлгәннән соң атасының исеме чиркәүчә Сидор дип язылган була.
Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, В.С. Федоров 1940 елның 25 мартында Казан райвоенкоматы тарафыннан (үз теләге белән) хәрби хезмәткә алына. 1942 елның мартында Ашхабадта Кызыл Армиянең Хәрби юридик академиясен тәмамлый. 3 ранг хәрби юристы, ул Төньяк Флотка Беломорск хәрби флотилиясенең хәрби Трибуналы әгъзасы итеп җибәрелгән. 1943 елның 19 июнендә Төньяк Флотның Хәрби трибуналы рәисе боерыгы буенча Иокан хәрби-диңгез базасының Хәрби трибуналы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаруга рөхсәт ителгән.
Хәрби трибунал рәисенең 1944 елның 25 февралендәге 17нче боерыгында болай диелгән: «Төньяк оборона районының авыручы ВТ әгъзасы – юстиция капитаны Федоров Василий Сидорвичны 08 февральдән Төньяк Флотның хәрби-диңгез госпиталенә дәвалануга салырга».
Киров шәһәрендә 1944 елның 19 февраленнән 1322нче хәрби госпитальдә дәвалануда булган вакытта капитан Василий Федоров каты авыруы аркасында вафат була.

Шулай итеп, геройның туганнары Михаил һәм Александр Семеновлар ярдәме белән, шундый җаваплы постта Бөек җиңүгә өлеш керткән якташыбызның игелекле исеме 70 елдан соң торгызылды.
Михаил һәм Александр туганнары Федоров Василий Спиридоновичның бөтен документларын Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы ветераннары Советына һәм «Хәтер китабы» республика басмасына тәкъдим иткәннәр. Федоров Василий Спиридонович Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлегенә кертелгән.
Якташыбызның җәсәде 80 ел буе күрше өлкә җирендә ята, кировлылар аны герой буларак хөрмәт итәләр. «Әни, син елама гына, без әйләнеп кайтырбыз...» дигән китап дөнья күргәнче (төзүчесе – Александр Семенов), аның исемен үз районында бик аз кеше генә белә иде.
Сугышка кадәр Василий Федоров күрше Алексеевск районында укытучы булып эшли.
Иң тыныч һөнәрдән соң Төньяк флотта шундый авыр йөкне тарту аңа җиңел булмагандыр.
Федоров Василий Спиридонович 28 яшендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев