Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Геройлар безнең хәтердә яши

Савгач мәктәбендә СВОда һәлак булган Сергей Леонтьевка һәм Сергей Петровка хәтер такталары ачылды

Мәктәп диварында беренче хәтер тактасы 2023 елның сентябрендә Украинада һәлак булган Александр Львов истәлегенә куелган.

Бу көнне актлар залында сагышлы мохит хөкем сөрде. Тантаналы сафка байраклар күтәреп, яшь армиячеләр, “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый ветераннар оешмасы вәкилләре, укытучылар, укучылар, геройларның якыннары, туганнары, авылдашлары тезелеп басты.

– Сергей Леонтьев һәм Сергей Петров дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, Ватан өчен гомерләрен бирделәр, – дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Алар батырлык һәм уяулык күрсәттеләр. Геройларыбызның барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашам, сабырлык телим. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Алмаз Мингулов Сергей Леонтьевка вафатыннан соң бирелгән Батырлык орденын әнисе Наталья Сергеевнага тапшырды.

Алып баручылар ике геройның да тормыш юлы турында сөйләделәр, аларның нинди булуларын искә алдылар.

Сергей Петров 1973 елның 8 сентябрендә Урмандеево авылында туган. Ул Николай Васильевич һәм Раиса Петровна гаиләсендә өлкән бала була. Актив, эш сөючән малай булып үсә. Җәйге каникуллар вакытында колхозның кирпеч заводында эшли. Әнисе искә төшергәнчә, Сергей эштән ничек кенә арып кайтса да, барыбер заводта рәхәтләнеп эшләп йөри. Җиденче сыйныфтан соң «Заря» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Аксубай һөнәри-техник училищесына тракторчымашинист белгечлеге буенча укырга керә. Сроклы хезмәтне Самара өлкәсендә элемтәче булып узган. 1996 елда өйләнгән, кызы Анастасия туган. Сергей Түбән Камада яшәгән, заводта эшләгән. 2024 елның апрель башында үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына Ватанны якларга китә. Ул мотоукчылар батальонында көрәшә.

2024 елның 15 апрелендә Сергей Петров Авдеевка шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак була. Россия Федерациясе Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнгән (һәлак булганнан соң).

Сергей Леонтьев 1975 елның 27 июлендә Савгач авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне, Казан мәдәният академиясен тәмамлый. Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, Чечен республикасына командировкаларга бара, ул шулай ук талантлы музыкант була – уен коралларында оста уйный, җырлый. Соңгы елларда газ хезмәтендә эшләгән һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып барган. Кайда гына эшләсә дә, кем белән генә аралашса да, аны бөтен җирдә яхшы сүз белән искә алалар.

–Бүген улыбыз адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Мин Сергейны онытмаучыларның барысына да рәхмәтлемен, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Наталья Леонтьева. – Улыңны югалту бик авыр. Мин безгә ярдәм иткән барлык кешегә – аның дусларына, сыйныфташларына, курсташларына, хезмәттәшләренә, Савгач мәктәбе коллективына, авылдашларга рәхмәтле.

Өлкән абыйсы турындагы истәлек өчен Александр Петров гаилә исеменнән дулкынлану хисләре белән рәхмәт белдерде.

Истәлекле чара мәктәп бинасы каршындагы мәйданда дәвам итте. Истәлек такталарыннан ак япмаларны алу хокукы район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловка һәм кыска вакытлы ялда булган СВО сугышчысы Евгений Васильевка бирелде. Митингта катнашучылар мемориалга кызыл канәферләр салдылар. Ватан өчен гомерләрен биргән якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Хәзер мәктәпкә килгән һәркемне Сергей Леонтьев һәм Сергей Петровның портретлары белән истәлек такталары каршы алачак – монда аларны һәрвакыт истә тотачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев