Газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды
Район газетасы редакциясендә 2025 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды
Традицион призлар уйнатуда 247 кеше – газетага альтернатив язылу рәсмиләштерүчеләр һәм почта аша алты айга «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнăçӗ» басмаларына язылучылар катнашты.
«Татмедиа» АҖ филиалының баш мөхәррире-җитәкчесе Людмила Жаренова абунәчеләрне һәм «Сельская новь»ның ВК төркемендә туры эфирдан уйнатуны күзәтүчеләрнең барысын да җылы сәламләде. Ул уйнатылачак барлык товарларны да күрсәтте, ассистент – реклама бүлеге белгече Елена Данилова катнашучылар исемлегеннән саннар язылган номерларны чыгарып торды.
Редакция уйнату өчен кызыклы призлар әзерләде, аларның һәркайсы көндәлек тормышта кирәкле һәм файдалы. Болар – стремянка, яшелчәләр киптерү җайланмасы һәм аяк киемнәре куя торган киштә.
Туры эфир безнең күп кенә абунәчеләребез өчен күптән көтелгән мизгел булды, алар аны түземсезлек белән көттеләр. Бәхетлеләр исемлегенә кемнең эләгәсе килми икән? Бүләкләр уйнату редакция студиясендә дулкынландыргыч мохиттә узды, ә аны туры эфирдан күзәтүчеләр, һичшиксез, кискен моментлар кичергәннәрдер.
Һәм менә бүләк уйнату нәтиҗәләре: яшелчәләр киптерү җайланмасына Аксубайдан пенсионерка Рәзинә Хәйруллина ия булды. Стремянканы ветеринария берләшмәсе хезмәткәре Людмила Федорова отты. Людмила Жаренова район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллинга язылу кампаниясе вакытында ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына почта аша берләшмәнең 20 хезмәткәре язылды. Аяк киеме өчен киштә Аксубай кешесе Светлана Золинага эләкте.
Бүләкләр откан абунәчеләр аларны, паспорт һәм язылу квитанциясен тәкъдим итеп, редакциядән килеп ала алалар.
Редакция «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнăçӗ» басмаларына альтернатив яздыруны дәвам итә. Газетаны гыйнвар аеннан яисә алдагы айлардан ала башлау өчен редакциянең сату офисында рәсмиләштерергә мөмкин.
“ТАТМЕДИА” АҖ рекламасы 6+
erid 2Vtzqv3ojwq
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев