Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гармун уйнап, такмак әйттеләр

Республика Уяв бәйрәме программасы бик күп кызыклы иҗади конкурсларга бай булды.

Алар арасында – музыкаль бәйгеләр дә күп иде. «Уйна, гармун, такмак чыңла!» фестиваль-конкурсында 200дән артык кеше катнашты. Төрле номинацияләрдә Башкортстан, Чуашстан, Төмән, Самара өлкәсе, Әлмәт, Чистай, Нурлат, Тәтеш, Түбән Кама, Лениногорск, Әлки һәм Аксубай районнары вәкилләре көч сынашты.

Вокалчыларның иҗади ярышы да бик күңелле үтте. Кече сәхнәдән яңгыраган гармун тавышлары бик күп тыңлаучыларны җәлеп итте. Чыгышлар кызыклы, эчтәлекле булуы белән беррәттән төрле башкару алымнары белән дә үзләренә җәлеп итеп тордылар.

«ГАРМУНЧЫ - БАШКАРУЧЫ» номинациясендә 20 яшькә кадәрле музыкантларның яшь төркемендә I дәрәҗә лауреат исеменә Дарина Маланчева, II дәрәҗә лауреат исеменә Ильяс Исмәгыйлев (икесе дә Аксубай район мәдәният йорты) лаек булды.

Музыкантлар арасында 60 яшькә кадәр гармунчылар арасында Тамара Андреева (Беловка) икенче призер булды. «60 яшьтән соң» номинациясендә сәхнә ветераннары, танылган музыкантлар чыгыш ясады. Бу бәйгедә дә райондашыбыз Евгений Копоневның чыгышы иң яхшысы дип танылды.

Ансамбльләрнең конкурс номерлары бәйрәмдә катнашучыларны аеруча җәлеп итте. Бу номинациядә жюри да, тамашачылар да Аксубай район мәдәният йортының «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбленә (Ильяс Исмәгыйлев, Никита Семенов, Вадим Липатов) аеруча өстенлек бирде. Вадим Андриянов, Глеб Мясников составындагы «Аксубай егетләре» группасы III дәрәҗә лауреат дип табылды.

- Гармунчылар һәм баянчылар чыгышлары шактый виртуоз һәм темпераментлы булды,- дип шәрехләде фестиваль-конкурс координаторы Наилә Крайнова. - Бигрәк тә «60 яшьтән соң» төркемендә катнашучыларны билгеләп үтәсе килә, анда шактый өлкән яшьтәге гармунчылар үзләренең осталыклары белән таң калдырдылар. Чуваш Республикасы һәм Әлмәт районыннан килгән гармунчылар башкаруның иң югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Бүләкләнүчеләрнең яртысы диярлек Чувашия Республикасы гармунчылары.

Мондый дәрәҗәле чыгышлар фонында безнең район гармунчыларының җиңү яулаулары бик сөенечле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев