Гандбол буенча чемпионат – бушлай
2018 елның 24 июленнән 29ына кадәр Казан пляж гандболы буенча 8 нче дөнья чемпионатын үзендә кабул итә.
Турнирда тарихта беренче тапкыр 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар җыелма командалары катнашачак. Элегрәк чемпионатның финал стадиясендә 12 шәр команда чыгыш ясый иде. Казанга барлыгы 550гә якын спортчы, тренер, хөкемдар, рәсми зат киләчәк.
Турнир Су спорт төрләре Сарае (Сибгат Хәким урамы, 70 йорт) янында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгендә өч ярыш кортында узачак. Чемпионат ачылу тантанасы 24 июль көнне 18 сәгать 30 минутта башлана, бөтен ярышларга керү – бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев