Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гамәлдә булмаган сыерлар өчен субсидия алган

Аксубай районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Аксубай районы Иске Кармәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары 45 яшьлек Наталья Муртазинага карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләмәсен хуплады.

Суд Муртазинаны 3 алдау очрагын кылуда (икенче төрле әйткәндә, алдалап һәм  үзенә ышанычны явыз ният белән куллану юлы белән хезмәт вазифасыннан файдаланып кеше милкен урлау) һәм 1 очрак буенча (хезмәт урынында алдау, ягъни муниципаль хезмәткәр тарафыннан рәсми документларга белә торып ялган мәгълүматлар кертү, шулай ук, әгәр бу гамәлләр үзенә файда алу өчен кылынса, билгеләнгән документларга аларның чын эчтәлеген бозган төзәтмәләр кертү) гаепле дип таныды.

– Суд тарафыннан Муртазинаның вазифаи зат буларак 2014, 2015, 2017 елларда рәсми документларга аның тормыш иптәше милкендә булган савым сыерлары турында ялган мәгълүматлар керткәне ачыкланган, бу Татарстан Республикасы бюджетыннан аларны асрауга  тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия билгеләү өчен нигез булып торган.

Ачыкланган зыян 8 мең сумны тәшкил итә. Гаепләнүче зыян суммасын  судка кадәр  ирекле рәвештә каплаган, – дип белдерде Аксубай районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд Муртазинага 1 ел сынау вакыты белән 1 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Карар үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев