Гамалея үзәге ковидка каршы назаль вакцинаны теркәү өчен документлар тапшырды
Назаль вакцинаның сәүдә атамасы: Гам-КОВИД-Вак.
Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты коронавирус инфекциясенә каршы назаль вакцинаны теркәү өчен документлар тапшырды.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының дару чаралары реестрында шул хакта мәгълүматлар чыкты. Бу турыда РИА Новости яза.
«Кергән номерны теркәү вакыты: 18.03.2022. Сәүдә атамасы: Гам-КОВИД-Вак. SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирусны профилактикалау өчен Катнаш вектор вакцина», — диелә реестрда.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев