Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Галим: Тукыма битлекләр ковидның «омикрон» штаммыннан сакламый

Аның сүзләренчә, яңа штаммнан саклану өчен өч катлы хирургия битлекләрен кияргә кирәк.

Тукыма битлекләр коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммыннан сакламый.

Джордж Вашингтон университетының сәламәтлек саклау һәм идарә өлкәсендә сәясәт профессоры Лиана Вэнь сүзләренчә, бу саклык чарасын бизәнү чарасы дип кенә санарга була.

Аның сүзләренчә, яңа штаммнан саклану өчен өч катлы хирургия битлекләрен кияргә кирәк. Аның өстеннән чүпрәк битлек тә кияргә мөмкин.

Кешеләр күп җыела торган урынга барырга җыенучыларга 95нче класслы битлек һәм респиратор кияргә кирәк. Алар борын тишегенә эләгә торган вирусның вак кисәкчекләреннән ышанычлы каршылык тудыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев