Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Галиәхмәт Мингалимов: солдат һәм каһарман юлы

Галиәхмәт Минәхмәт улы Мингалимов Татар Сөнчәлесе авылында туып үсә, 1941 елның 1 гыйнварында сроклы хезмәткә алына.

366 нчы укчылар дивизия составында ул Мәскәүдән Маньчжуриягә кадәр озын сугыш юлы уза. Аңа Ленинград янындагы сугышларда катнашырга, Белоруссияне, Литваны, Латвияне һәм Эстонияне азат итәргә туры килә. Ә сугышлар арасында тынып калган сирәк минутларда да ул ял итми, ә «Боевая тревога» фронт газетасын версткалау белән шөгыльләнә. Аның бөтен сугыш юлы шулай дәвам итә.

1945 елның июнь аена Ерак Көнчыгышта миллионнан артык Кызыл Армия сугышчысы җыела. Бирегә 3 нче Белоруссия, Украина һәм Ленинград фронтлары частьлары күчерелә. Аларга Япон армиясенең маньчжуриядәге ныгытмаларын штурмларга кирәк була.

Килгән бүлекчәләр арасында 366 нчы укчы дивизиягә кергән Галиәхмәт Мингалимовның зенит-прожектор полкы да була. Совет командованиесе, дошманны көтмәгәндә утка тотар өчен, гаскәрләрнең күчерелүен яшерергә тырыша. Шуңа күрә барлык хәрәкәтләр дә бик яшерен рәвештә үткәрелә.

Солдатларны тулы пассажир поездларында йөрткәннәр, ә вокзалларда билетлар юк дигән белдерүләр элгәннәр. Бу операцияне сиздермичә генә үткәрергә мөмкинлек биргән.

1945 елның 9 августында һөҗүм башлана. Авиация Харбинда, Синьцзянда һәм Цзилинда Япон объектларына һөҗүм ясый, ул вакытта монда Галиәхмәт тә була. Дошманнар, хәтта гранаталы танклар астына ташланган камикадзе сугышчыларын файдаланып та, бик каты каршылык күрсәтәләр. Сугышларның берсендә Совет машиналарына берьюлы 200гә якын шундый үлемчеләр ташлана.

11 августта безнең гаскәрләр Олы Хинганны кичәләр, ә 27 августта төп шәһәрләргә десантчылар төшә. Авыр шартларга карамастан, Галиәхмәт, газетаның сугышчыларның рухын күтәрү өчен никадәр мөһим булуын аңлап, «Боевая тревога»ны чыгаруны дәвам итә.

10 сентябрь – Япония капитуляцияләнә. Сугыштагы батырлыклары өчен 300 меңнән артык солдат һәм офицер бүләкләр ала, шул исәптән газета коллективы да.

Кече сержант Галиәхмәт Мингалимов III дәрәҗә Дан орденына лаек була (1945 елның 28 августындагы боерык). Өенә ул 1946 елда гына кайта.

1947 елның февралендә Галиәхмәт Мингалимов Мөнасыйпова Җәвидә Мөнип кызы белән никахлаша. Яшьләр Карасу авылында яши башлыйлар, хатыны биредәге мәктәптә укыта. Аның үзен Мамык кулланучылар берлеген җитәкләүне сорыйлар. Озакламый ир белән хатынның бер-бер артлы Нурфәиз, Радик, Рәвис һәм Роза исемле балалары дөньяга килә.

1955 елда район мәгариф бүлеге Җәвидә Мөнип кызын Алга (Садыйкау) поселогына җибәрә, анда Мингалимовларның Илдар һәм Руфия исемле балалары туа.

Галиәхмәт Минәхмәт улы 1983 елда, 61 яшендә вафат була. Аның истәлеге балалары, оныклары, оныкчыклары йөрәгендә мәңгелеккә сакланып калган.

Гаиләдә тагын бер герой белән горурланалар, ул да, бабасы кебек үк, Ватанны саклауга баскан. Галиәхмәт Минәхмәт улы илне Бөек Ватан сугышы елларында яклаган булса, аның оныгы Ленар Фаат улы Нотфуллин безнең көннәрдә Ватанны яклап махсус хәрби операциядә катнашты.

2024 елның 30 маенда Ленар хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 4 декабрендә аны Алга бистәсендә бабасы янында җирлиләр. Шулай итеп, бер гаиләнең ике Герое, төрле буын вәкилләре мәңгегә бергә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев