Гаиләләр буыннар элемтәсенең ни дәрәҗәдә нык булуын күрсәттеләр
Район мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрә бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бу көнне район мәдәният йортында аерым мохит хөкем сөрде. Барысының да күңеле дулкынлану, шатлык һәм үз нәселе һәм гаиләсе өчен горурлык хисләре белән тулды. Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып торды.
Безнең районда яшәүче гаиләләр берничә еллар дәвамында архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган фестиваль бәйгесендә катнашалар. Фестиваль гаилә элемтәләрен һәм буыннар дәвамчылыгын ныгыту максатыннан уздырыла. Быел ул Гаилә елына багышлана.
Бәйгенең муниципаль этабында биш гаилә – Миннебаевлар, Еграшкиннар, Моратшиннар, Сәгыйтовлар, Хәсәновлар нәселен дәвам итүчеләр катнашты.
Бәйге программасы шәҗәрәләр, кул эшләнмәләре, гаиләдә яратып әзерләнә торган төрле ризыклар, гаилә тарихлары белән күргәзмәләрне, шулай ук сәхнәдә концерт номерларын үз эченә алды.
Республика бәйгесенең жюри әгъзалары район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров озатуында һәр күргәзмә, фестивальдә катнашучылар белән таныштылар, аралаштылар, гаилә мирасының, нәсел йолаларының һәм мәдәниятенең никадәр бай булуын бәяләделәр. Шулай ук милли ризыкларга да бәя бирделәр, аларны әзерләү серләре, гаиләдә ни өчен нәкъ менә аларны әзерләүне өстен күрүләре турында белделәр. Визит өстәлләре бәлешләрдән, бавырсактан, чәк-чәктән, төрле җәймәләрдән, тәм-томнан, десертлардан сыгылып торды.
Икенче этап район сәхнәсендә узды.
Һәр гаилә үз тарихын тәкъдим итте. Визит карточкасы гасырлар тирәнлегенә күз салырга, буыннарның ни дәрәҗәдә ныклы булуын күрергә, аңларга мөмкинлек бирде. Милли киемнәрдәге талантлы, актив гаилә әгъзалары тамашачыларны һәм жюрины үзләренең җырлары, биюләре, ата-бабалары тормышыннан театральләштерелгән күренешләр белән сөендерделәр.
Жюриның бәйге йомгаклары турында хәбәр итүен тамашачылар көчле алкышлар белән кабул иттеләр.
– Сезнең гаилә традицияләрен саклавыгыз, аларга сакчыл мөнәсәбәттә булуыгыз һәм балаларыгызга шушы гореф-гадәтләрне сеңдереп, дөрес тәрбия бирүегез бик кыйммәт, сезнең буыннарны бәйләүче гаилә элемтәләрегез нык, – дип билгеләп үттеләр республика жюри әгъзалары.
Җиңүче булып Миннебаевлар нәселе танылды. Икенче урында – Сәгыйтовлар, өченче урында Моратшиннар нәселләре. Призерлар 50, 40 һәм 30 мең сумлык сертификатларга ия булдылар. Миннебаевлар безнең районны бәйгенең зональ этабында тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев