Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Гаилә учагы сүнмәсен өчен

Яңа Үзи авыл мәдәният йортында юбиляр гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Бу төбәк нык гаиләләре белән дан тота. Авыл мәдәният учагына 45, 50 һәм 55 ел бергә тыныч һәм тату гомер иткән гаилә парларын чакырдылар. Юбилярларны хөрмәтләү инициаторы булып эчке эшләр министрлыгы ветераны, шушы авылда туып-үскән Рәмзия Бакирова чыгыш ясады, бәйрәм программасын Алим һәм Тәслимә Идиатуллиннар оештырды.

Сәхнә туй стилендә ап-ак сөлгеләр, чәчәкләр, ике сөйгән ярның йөрәген берләштерүче символ булып торган пар балдаклар белән бизәлгән.

Сәхнәгә Алимбековлар, Төхвәтуллиннар, Билаловлар, Исламгалиевлар, Утиморатовлар һәм Әхмәтсафиннар гаиләләре чакырылды.

Бәйрәмдә иң төп кунак булып күп балалы ана – 94 яшьлек Саимә Мәсәлимова булды, аңа чәчәкләр бүләк иттеләр, мактау сүзләре яудырдылар һәм тагын озак еллар исәнлектә яшәвен теләделәр!

Һәр гаилә өчен оештыручылар һәм алып баручылар тарафыннан җылы теләкләр, рәхмәт сүзләре табылды.

Юбилярларны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм ЗАГС бүлеге мөдире Светлана Крайнова килделәр.

– Дистәләгән еллар бергә яшәү – зур хезмәт. Бер-берсеңә карата ярату һәм кадер, ихтирам хисләрен югалтмау, һәм бу сыйфатларны балаларда да тәрбияләү – гаять зур гаилә фәне, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.

Район башлыгы исеменнән гаилә парларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЗАГС бүлеге мөдире Светлана Крайнова юбилярларның һәр парына мәхәббәт һәм тугрылык өчен җылы сүзләр әйтте һәм аларга бүләк итеп чүлмәктә чәчәкләр һәм узган гомер елларына карап юбилей даталары белән дипломнар бүләк итте.

– Хөрмәтле парларның һәрберсе – без, яңаүзилеләр өчен үрнәк. Бүген сәхнәбез түрендә авыл файдасына тулы көченә эшләүчеләр, лаеклы балалар тәрбияләүчеләр, туган колхоз басуларында икмәк үстерүчеләр, иҗат итүчеләр, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов.

Алып баручылар һәр гаилә белән таныштырдылар һәм юбилярлар адресына аларның балаларына, оныкларына, оныкчыкларына рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирделәр. Юбиляр парлар янә дистә еллар элек булган туй көннәренә әйләнеп кайттылар, оныклары аларга чәчәкләр бүләк иттеләр, әбиләргә – яулыклар, бабайларга түбәтәйләр кидерделәр.

Алып баручылар һәр гаилә турында сөйләделәр. Сәетгәрәй Билалов гомер буе – тракторда, хәләл җефете Зәилә мәктәптә эшләгән.

Алимбековлар гаилә башлыгы Фәрит колхозда – инженер-механик булып, ә хатыны Зөһрә терлекче булып хезмәт куйганнар. Төхвәтуллиннар гаилә башлыгы Ирек – авыл клубы мөдире, соңгы елларда бухгалтер, Асия апа педагог булып эшләгәннәр. Исламгалиевлар гаиләсе башлыгы Рафаэль алдынгы тракторчы була, хатыны Илһамия укытучы булып та, колхозда да хезмәт куя.

Утиморатовлар гаиләсе дә уңганлыклары белән аерылып тора – Уралбай колхозда гараж мөдире, аннары каравылчы, кочегар булып эшли. Тормыш иптәше Нәзирә озак еллар мәктәптә аш-су остасы һәм җыештыручы вазыйфаларын башкара.

Сәхнәдә Иске Кыязлы авылыннан Тәскирә һәм Сәмигулла Әхмәтсафиннарның гаилә парларын да хөрмәтләделәр. Туганлык җепләре шулкадәр үрелеп киткән ки, Яңа Үзи кызы ерак 1969 елда Иске Кыязлы егетенә кияүгә чыга, әмма кече ватаны белән элемтәне өзми. Тәскирә Газизҗан кызы 25 ел савымчы булып хезмәт куя, 10 ел почта бүлекчәсендә эшли.

Хөрмәткә лаек парларның күпчелеге күп балалы. Алар хөрмәтенә кич буе сәхнәдән күпме мактау сүзләре яңгырады, күпме ярату һәм җылылык бүләк иттеләр, күпме матур җырлар һәм бию композицияләре, шигырьләр багышланды! Мәхәббәтләре, җан җылылары, кунакчыл булганнары өчен күпме рәхмәт сүзләре әйтелде. Оныклары балачак хатирәләре белән уртаклашалар, кияү-киленнәре чит гаиләләрдә үзләрен үз балаларыдай кабул иткәннәре өчен чиксез рәхмәт белдерделәр. Гаилә бәйрәме бик тә күңелле һәм мавыктыргыч үтте! Ә кичә азагында сәхнәгә Рәмзия Газизҗан кызын чакырдылар, аны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Шундый күркәм бәйрәмне оештыруда нициатива күрсәткәне өчен аңа рәхмәт укыдылар. Ә Тәслимә белән Алим Идиатуллиннар һәм аларның олы уллары Инсаф башкаруындагы матур җырлар бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев