Гаилә остаханәсе эшли
«Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Аксубай территориаль бүлеге җиңүче булды.
2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын тәкъдим итүгә бәйге.
“Библ-арт”/”Китап-арт” проектының максаты булып опекунга, тәрбиягә алган гаиләләр, шулай ук сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең уртак иҗатын оештыру һәм социальләштерү өчен гаилә китапханәләре базасында гаилә театры остаханәләрен булдыру тора.
Хәзерге вакытта проектны гамәлгә ашыру башланды: катнашучыларны туплау бара, гаилә театры остаханәсе эшчәнлеге планын эшләү алып барыла. Гаилә китапханәсендә матди-техник шартлар булдыру буенча эш башланды.
Остаханәдә дәресләр өч юнәлеш: актёрлык осталыгы; әкият терапиясе; арт-дизайн буенча узачак.
Остаханә сәламәтлеге чикле балалары белән әти-әниләрне һәм шулай ук опекунга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрне чакыра.
Гаилә остаханәсендә ике төркем эшләячәк. Дәвамлыгы 1 сәгать 30 минутка сузылган дәресләр атнага бер тапкыр, якшәмбе көннәрендә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев