“Гаилә” мәчете имамы мөселманнарга Яңа елны бәйрәм итү рөхсәтме-юкмы икәнлеген аңлатты
Бәйрәм итү вакытында дини кагыйдәләрне дә, шулай ук бу хәлнең җәмгыятьтәге урынын да истә тотарга кирәк.
Мөселманнар өчен Яңа елны бәйрәм итү — ул шәхси якын килүне һәм контекстны аңлауны таләп итә торган мәсьәлә. Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә аңлатканча, ислам үз принципларына каршы килми торган бәйрәмнәрдә катнашуны тыймый.
“Без яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сүзләрен искә төшерергә тиешбез, ул берәр җиргә ислам килсә һәм анда исламга каршы килмәгән нәрсә булса, ул Ислам булып тора, дигән иде”, – дип билгеләп үтте Хәйруллин. Шәхсән аның өчен яңа ел – үткән ел турында уйлану, тәүбә итү өчен сәбәп, киләчәккә фатиха сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге ул.
Имам мөселман балаларының дөньяви җәмгыятьтә үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәүләренең мөһимлеген ассызыклады. Ул балалар үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою өчен яңа елга да, мөселман бәйрәмнәренә дә бүләкләр алырга тиеш дип саный.
Бүләкләргә килгәндә, имам аларның эчтәлегенә игътибарлы булырга киңәш итә. Мөселманнар өчен бүләкләр хәләл булырга тиеш, христианнарга бүләк иткәндә аларның гореф-гадәтләрен һәм мөмкин булган чикләүләрен исәпкә алырга кирәк. Алкоголь һәм башка тыелган продуктлар бирүдән сакланырга кирәк.
Хәйруллин фикеренчә, мөселман ата-аналар үз балаларының бәйрәм чараларында һәм Яңа ел чыршыларында катнашуына рөхсәт итә ала, шуның белән аларны коллективтан, җәмгыятьтән читтә калмауларын тәэмин итәргә мөмкин. Моның өчен дөньяви йолалар белән дини принциплар арасында балансны саклау мөһим.
Имам мөселманнарны дини нормаларны да, Татарстанның күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятендә яшәүнең социаль контекстын да исәпкә алучы, сыгылмалы карашны кулланырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев