Гаилә китапханәсендә «Ныклык һәм дан шәһәре» патриотик сәгате узды
Гаилә китапханәсендә 1941-1944 елларда Ленинград блокадасына багышланган «Ныклык һәм дан шәһәре» патриотик сәгате оештырылды.
Китапханә хезмәткәре балаларга камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде.
Шаһитларның истәлекләренә, безнең көннәргә кадәр сакланган көндәлек һәм хатлардан өзекләргә тукталдык. Катнашучылар авыр көннәрдә батырлык күрсәткән саклаучылар һәм үзләрен югалтмаган шәһәр халкы турындагы китаплар һәм материаллар күргәзмәсен карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев