Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Аксубай редакциясе «Безнең тату гаилә» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

"Безнең тату гаилә" дигән балалар рәсемнәре онлайн-бәйгедә 10 яшьтән кечерәк балалар катнашты.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы aksubayevo.ru сайтында “Безнең тату гаилә” дигән балалар рәсемнәре онлайн-бәйгесе үткәрде, анда катнашу өчен яшь рәссамнарга гаиләдә хөкем сөргән җылы, мәхәббәт һәм наз хисләрен җиткерүче рәсем ясарга кирәк иде. Бәйге шартлары буенча 10 яшьтән кечерәк балаларның эшләре кабул ителде.

1 июльдән 7 июльгә кадәр узган тавыш бирү барышында укучылар 3 җиңүчене – Шуркин Аурелияне, Максимова Аксияне һәм Мясников Маргаританы сайладылар. Васикова Екатеринага мактаулы 4 нче урын бирелде. Үз призларын алырга Аурелия һәм Аксия әти-әниләре белән бергә килде.

Иң күп тавыш җыйган (115) җиде яшьлек Аурелия биергә һәм рәсем ясарга ярата. Ул 3 нче Аксубай урта мәктәбендә укый.

""Минем гаиләм" рәсемен акварель һәм гуашь ярдәмендә ясадым. Мин әтине, әнине, сеңелемне һәм үземне ясадым. Без урман янында ял итәбез. Кызыл йөрәк рәсемнәре минем бөтен гаилә әгъзаларын да яратуым турында турында сөйли. Барыгзны да гаилә көне белән котлыйм!", - диде Аурелия.

Тугыз яшьлек Аксия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 91 тавыш җыйды һәм ул безнең икенче җиңүчебез булды.

Аурелия һәм Аксия бәйгедә теләп катнашуларын билгеләп үттеләр. Яшь рәссамнар бүләккә рәсем ясау өчен җыелмалар алдылар. Мясникова Маргарита һәм Васикова Екатерина бүләкләрне бераз соңрак алачак.

Бәйгенең иганәчесе - "Грифель"канцелярия товарлары кибете.

 

Акциянең вакыты: 2020 елның 22 июненнән 2020 елның 8 июленә кадәр.

Реклама 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев