Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Аксубай районында язгы ташуга бәйле хәл буенча фикер алыштылар

Утырышта язгы ташу чорында мөһим мәсьәлә – районның кар суларын үткәрү чараларын тормышка ашыруга әзерлеге һәм язгы ташу белән бәйле булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм аларның нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар күрү турында фикер алыштылар.

Бу язда республиканың 20 муниципаль районында 23 торак пунктны су басу ихтималы бар.

Димәк, Аксубай районы җитәкчелегенә бүгеннән үк югары әзерлек режимына күчәргә, ә су басу очрагында гадәттән тыш хәл режимында эшләргә кирәк.

Үз хезмәтләренең язгы ташуга әзерлеге турында Аксубай янгын сүндерү - коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов һәм «Татавтодор» филиалы инженеры Марсель Фәхриев җиткерделәр.

Чыгыш ясаучылар сүзләренә караганда, Аксубай районы инде бүгеннән әзерлек режимында. Һәр авыл җирлегендә диярлек буалар тикшерелгән, керү юллары чистартылган, шулай ук җаваплы кешеләр билгеләнгән. Эштәге барлык җитешсезлекләр ачыкланган һәм алар якын арада хәл ителәчәк.

– Комиссия утырышында куелган мәсьәлә бик җитди, аның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Аксубай районы кискен ташу күзәтелгәндә, су басу зонасына эләгергә мөмкин, шуңа күрә безгә бүгеннән үк актив әзерлектә булырга кирәк, – дип йомгак ясады Станислав Зайцев.

Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренә биналар түбәләрен, биналарга, янгын гидрантларына, сулыкларга керү юлларын кардан чистартырга кушты. Шулай ук халыкка ташу чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерергә кирәк.

Йорт территорияләрен су басу куркынычы янаганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга:

кисәтү чараларын күрергә – ишегалларында, подвал, цоколь һәм беренче каттагы тәрәзәләрне һәм ишекләрне тыгызлап ябарга;

йорт тирәсендәге су канауларын чүп-чардан арындырырга;

подвал биналарында җилләтү тишекләрен ябарга; подвалларны азык-төлек запасларыннан, мөлкәттән чистартырга;

су басу куркынычы булган биналардан кош-кортларны һәм терлекләрне куркынычсыз урынга чыгарырга;

йорт ишегалларына һәм су баса торган биналарга керү өчен күперчекләр, такталар һәм терәкләр әзерләргә; эвакуацияләнгән очракта алдан ук кирәкле документлар, шәхси әйберләр һәм мөлкәт исемлеген төзергә;

рюкзакка кирәкле җылы киемнәрне, әйберләрне салырга, ике тәүлеккә җитәрлек азык-төлек һәм су запасы әзерләргә;

су басу очрагында һәм ачыкланган сәбәпләр турында 101 телефоны, кәрәзле телефоннан 112 телефоны аша хәбәр итәргә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев