Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фронтовиклар истәлегенә шәмнәр кабыздылар

Кич, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Хәрби дан обелискы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 82 еллыгына багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды.

Хәтер митингында районның хезмәт коллективлары, ветераннар советы, иҗтимагый формированиеләр вәкилләре, «Ватанга хезмәт итәм» берләшмәсе сугышчы-ветераннары, «Яшь гвардия», яшь армиячеләр, спортчылар катнашты. Алар барысы да фашистлар армиясе һөҗүмен беренче булып кабул иткән, Ватанны азат итү өчен көрәшкән сугышчыларны искә алу өчен килделәр. Митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

–Бу көнне немец гаскәрләре советлар союзын басып алу турында боерык кабул итәләр, – диде ул. – Аларның максаты илебез халкын, совет дәүләтен юк итү була. Бөтен халык бердәм фронтка берләшә, безнең ата-бабаларыбыз фашистларны тар-мар итәләр. Җиңү өчен көрәшкән якташларга мәңгелек дан. Ләкин 80 елдан соң без яңадан Украина территориясендә фашизмның йөзен күрдек. Безнең егетләр алар белән көрәштә катнашалар, шундый ук батырлыклар эшлиләр.

Митингта генерал-майор Анатолий Молоствов, сугышчы-чик сакчылары берләшмәсе җитәкчесе Алексей Бобов чыгыш ясадылар. Акциядә катнашучылар илебезнең Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион гражданын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шәмнәр кабыздылар һәм мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар.

22 июньдә Дан мемориалында мәктәп укучылары өчен «Хәтер шәме» акциясе узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев