Фәрит Мөхәммәтшин:«Авылларны саклау – дәүләтнең күпмаксатлы бурычы»
Кичә районда авыл кешеләренең эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә булды.
Хуҗалык итүнең кече формаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүдә ярдәм итү мәсьәләләрен тикшерүдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте Комитеты рәисе Таһир Хадиев, ТР Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Мостафин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, аграр секторлар вәкилләре, республика парламенты депутатлары, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республиканың Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Спасс муниципаль районнары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
ИСКЕ ИЛЬДЕРЯК – ҮРНӘК МИСАЛЫНДА
Район белән танышу Иске Ильдеряк авыл җирлегеннән башланды.
Иске Ильдеряк авылында территориаль җәмәгать үзидарәсе эшли, ул 2016 һәм 2019 елларда ”ТРда елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәләре” конкурсында җиңүче һәм призер булып, территорияне төзекләндерү һәм авыл өчен мөһим булган кайбер мәсьәләләрне чишү өчен 430 һәм 500 сум күләмендә грантлар отты.
Бу авыл җирлегендә яшәүче 90 нан артык кеше ”Аксу Агро” ЖЧЖдә кырчылыкта, терлекчелектә хезмәт куя. Монан тыш, 12 кеше эшмәкәрлек эше белән мәшгуль, 4 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, 12 үзмәшгуль граждан халыкка төрле төр хезмәтләр күрсәтәләр. Семинарда катнашучылар шуларның берсе – Дмитрий Убейкин белән теләп таныштылар. Эретеп ябыштыру эшләре буенча белгеч буларак ул якын-тирәдәге халыкка эретеп-ябыштыру, шиномонтаж хезмәтләре күрсәтә, шулай ук металлдан әйберләр ясау белән дә шөгыльләнә.
ЕНОРУСКИНОЛЫЛАР КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫЛАР
Семинар катнашучылары күрше Чуаш Енорускиносы авылына юл тоттылар. Узган елда биредә республика программасы буенча яңа модульле күп функцияле үзәк сафка басты. Енорускинолылар ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге район башлыгы Камил Гилманов озатып йөргән делегацияне милли киемнәрдә каршы алдылар.
Бу авылда территориаль җәмәгать оешмасы эшли. Ул 2017 елда ”ТРда елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәләре” конкурсында призер булды һәм 430 мең сум күләмендә грант отты. Кунаклар ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча «Үз эшен башлаган фермер» Грантын откан җирле фермер Владимир Баландов хуҗалыгында булдылар. 2018 елда ул сөтчелек көтүен үстерүгә 3 млн. сум күләмендә грант алды.
Бүген хуҗалыкта кырык баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 баш сыер асрала. 30 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше тәмамлану стадиясендә. Марат Әхмәтшин фермер белән аралашты, аның проблемалары белән кызыксынды.
САПЕЕВ КФХсы
Семинарда катнашучыларның маршруты Тарханка аша да узды. 2013 елрның июненнән монда Валерий Сапеев йорт кошлары үрчетү белән шөгыльләнә. Ул үз эшен башлаган фермерлар өчен республика программасында катнашучыларның берсе. 1 миллион сумлык грант отып, күркәләр үрчетү белән шөгыльләнә башлаган һәм тырышлыгы белән җитештерү күләмен кыска вакыт эчендә арттыруга ирешкән.
Авыл кешеләре өчен эш урыннары булдырган: сезон вакытында монда 15 кеше эшли. Буаны төзекләндергән. Фермерның агачтан әйберләр (умарта оялары) ясау, токарь, эретеп-ябыштыру целары, пилорамасы бар. 3 гектар мәйданда алма бакчасы булдырырга ниятли. Кунаклар күргәннәрдә канәгать калдылар. Марат Әхмәтов дәүләт программасы буенча җитештерүне алга таба да җәелдерергә киңәш итте.
СЕМИНАРДА ҖАНЛЫ СӨЙЛӘШҮ БАРДЫ
Район Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен Аксубай районының шәхси эшмәкәрләре җитештергән әйберләрдән күргәзмә урын алды.
–Соңгы 20 елда авыл кешеләре саны 100 меңнән артыкка кимегән һәм хәзер 900 мең кеше тәшкил итә. Авылларда кешеләр санының кимүе безне борчый, - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин. – Димәк, әлеге проблеманы чишүнең башка юлларын эзләргә һәм башланган эшләрне тагын да активлаштырырга: авыл бизнесын, фермерлыкны җәелдерергә, грантлар, дәүләт ярдәмнәре аша «үзмәшгульләргә» ярдәм итәргә.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, авыл кешеләренең эше булырга тиеш. Бу аларның үзләренә генә түгел, авыл җирлекләре башлыкларының активлыгына да бәйле. Авыл кешеләрен яшәү урыннары буенча эшкә җәлеп итү – бүгенге көннең өстенлекле бурычы.
Фермер Анатолий Самаренкин кебек уңышлы якташларны авыл проблемасын чишүгә җәлеп итү моның ачык мисалы. Ул семинарда катнашучыларга гөмбә үстерү предприятиесен ничек төзүе, җитештерүне ничек җәелдерүе, авылдашларының анда ничек хезмәт куюлары турында сәйләде.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, кече формаларга ярдәмгә федераль һәм республика бюджетларыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелә, шул исәптән 1,4 млрд. сумга якыны грант ярдәме һәм 566 млн. сумын ЛПХларга субсидия тәшкил итә.
– Грант алучылар үз проектларын азагына кадәр җиткерсеннәр, аны тулысынча тормышка ашырсыннар өчен, грант суммасын арттырырга дип уйлыйм мин. КФХлар саны кимрәк булса да, грант суммасы күбрәк булсын, – дигән фикерне белдерде ул.
Авыл җирлекләре эшчәнлегенә кагылышлы кайбер сорауларга Әгъзам Гобәйдуллин җавап бирде. Район башлыгы Камил Гилманов районда хуҗалык итүнең кече формасын үстерү буенча эшнең ничек җайга салынуы турында сөйләде.
- Безнең район икътисады үсешенең нигезе - авыл, ә төп бурыч - авыл халкы өчен уңай шартлар тудыру, - дип ассызыклады ул. Районда 62 крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 31 гаилә фермасы уңышлы үсеш ала. Фермерларның төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча алдынгы технологияләрне кулланунын һәм аларның компетентлыгын исәпкә алып, зур үсеш потенциалы бар.
Эшлекле активлыкны арттыруның төп инструменты булып дәүләт программалары тора. Соңгы биш елда район халкы тарафыннан хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә 385 миллион сумлык дәүләт ярдәме алынган. Районда шулай ук авыл инфраструктурасын үстерү буенча программалар да уңышлы эшләп килә. Ел саен социаль-мәдәни билгеләнештәге яңа объектлар төзелә.
Залда утыручылар сораулар яудырды, проблемалар күтәрелде. Депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар биргән киңәшләрне муниципаль берәмлекләр Советлары эшкә кабул иттеләр һәм киләсе моңа охшаш очрашуларда аларга җаваплар булыр дип ышандырдылар. Очрашу барышында шулай ук интерактив тавыш бирү үтте.
Катнашучыларның күпчелеге, авыл территорияләрен үстерүдә хәлиткеч фактор буларак, авыл кешеләренең мәшгульлеген һәм авылда хезмәтне югары табышлы итүне тәэмин итүне сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев