Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр сәясәте хәзер бөтен ведомстволар игътибарында
Казанда Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясе төзү турындагы килешү имзаланды.
Бүген Казанда Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясе төзү турындагы килешү имзаланды. Тантанада округның барлык төбәкләреннән яшьләр парламентлары рәисләре катнашты. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, Яшьләр парламенты — яшь кешеләр өчен яхшы тормыш мәктәбе, һөнәр сайлауга юнәлеш алу. Яшьләр сәясәтенә федераль дәрәҗәдә дә игътибар бирелә, бу яшьләр олы тормышка физик яктан гына түгел, рухи һәм идеологик яктан да ныгып килсен өчен эшләнелә.
«Хәзер Россиядә ниләр булуы турында бик күп фейклар бар. Аларны кире кагу өчен яшьләр парламентының тавышы яктырак һәм катырак яңгырарга тиеш. Безнең максат — яшьләрне фейк басымнардан саклау», — дип өстәде Мөхәммәтшин.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән яшьләр парламентлары үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Аннары Казанда Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясе төзү турындагы килешү имзаладылар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев