Февраль аена юл статистикасы
Февральдә ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә 265 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән.
Иң күп кагыйдә бозучылар арасында юл билгеләре таләпләренә битарафлык күрсәтүчеләр – (64 йөртүче), икенче урында – (42), өченчедә – техник җитешсезлекләре булган транспорт чарасы белән идарә итү (40).
21 машина йөртүче һәм пассажир иминлек каешын кулланмаган, 13е документлары булмаган килеш машина руле артына утырган, 16 кагыйдә бозучы җәяүлеләр арасыннан ачыкланган – алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
12 машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән өчен янә административ штраф рәвешендә җәзага тартылган, дүртесен салган килеш руль артына утырган өчен җаваплылыкка тартканнар.
Россия ЭЭМ ЮХИДИның Аксубай районы буенча бүлеге дәүләт инспекторлары барлык юл хәрәкәте катнашучыларын игътибарлы һәм уяу булырга чакыра һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев