Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фермерларның да, терлекләрнең да яллары булмый

Яңа Александровка поселогыннан Сергей Щекин авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән елларда районның уңышлы фермерларының берсенә әверелде.

Ике ел элек ул «Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыгының иң яхшы башлыгы» республика бәйгесендә җиңүче булды.

Фермер булу – җиңел хезмәт түгел. Бу эштә бары тик үз эшенә чын-чынлап бирелгән, хуҗаларча эш сөючән кешеләр генә уңышка ирешә ала.

Сергей Щекин фермерлык эшенә нык хуҗалыкка ия булып килә. Хатыны Татьяна белән алар күп еллар сыерлар тотканнар, сөт тапшырганнар. Бу эшне җәелдерергә карар кылганнар һәм киләчәктә үзләрен нәкъ менә шушы юнәлешкә багышларга булганнар. 2018 елда ул «Яшь фермер» программасы буенча республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын ала. Фермер бу акчага үз йорты каршында заманча терлекчелек корпусы төзи, кирәкле коммуникацияләр – сөтүткәргеч, тирес чыгару системасы, автоэчергечләр суза, сыерлар санын арттыра.

Бүген Щекиннар фермасында 60 баш терлек бар, шулардан бүгенгесе көндә 27 башы савым сыерлары. Калганы – төрле яшьтәге яшь терлекләр. Сергей белән хатыны нәсел эшенә дә җитди карыйлар, сыерларны ясалма орлыкландыру эшен дә җайга салганнар.

Җәй айларында һәр көнне – ярты тонна, көз җиткәч өч йөз килограммга кадәр сөт савалар. Савуны ир белән хатын бергә башкаралар. Иртәнге саву сәгать алтынчы яртыда башлана. Сәгать сигездән соң тәмамлана. Кичке алтыда сыерларны кичке савуга куып кертәләр. Саву процессына керешкәнче, абзарны чистарталар, терлекләрне әзерлиләр. Һәм бу эш ел әйләнәсе һәр көнне ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез башкарыла.

– Сыерларның ял көннәре булмый, – дип шаярталар Щекиннар. – Аларның расписаниеләре төгәл, аны бозарга ярамый.

Хуҗалар һәр сыерны яхшы беләләр. Хайваннар аларга ышаныч белән карыйлар, ә чит кеше пәйда булса, аны кызыксыну белән өйрәнәләр. Барлык сыерларның да исемнәре бар. Көтүдә Малышка, Кызым, Гроза һәм хәтта Гөлчәтәй кушаматлысы да бар.

Күптән түгел туган бозауны Лидочка дип атаганнар – кызларына фильмнан шундый исемле персонаж бик ошаган. Бу хакта әти-әнисе елмаеп сөйләделәр.

Җәйге чорда фермер хуҗалыгы башлыгы күбесенчә кырда була. Шул вакытта гаилә хуҗабикәсенә кызлары Полина ярдәмгә килә. Ул 11 сыйныфта укый. Ул, күп кенә яшьтәшләре кебек, сәгатьләр буе телефонда утырмый, әти-әнисенә булыша. Алда һөнәр сайлау тора, ул кем буласын билгеләгән инде. Уллары Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли.

Щекиннар кышкыга терлек азыгын җитәрлек әзерләгәннәр. КФХ башлыгы белдергәнчә, быел бу бурычны хәл итү җиңел булмаган – барысы да бер вакытта үсте, өлгерде – берничә төр кыр эшен параллель башкарырга туры килде. Печәнне җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр, сенаж салганнар – бөтен процессны технология буенча башкарганнар. Салкыннар башлану белән – сусыл азыклар ашата башлаячаклар.

Фермер хуҗалыгының йөз гектардан артык җирләре бар. Анда терлек азыгы әзерләү өчен күпьеллык үләнәр һәм бөртекле культуралар игелә. Фураж әзерләү өчен бөртек ярдыра торган җайланма бар – ул сәгатенә 600 килограмм эшкәртә. Сыйфатлы ашату тиешле нәтиҗә бирә.

Фермадан тыш, теләсә кайсы авыл кешесенеке кебек үк, аларның да йорт, хуҗалык, бакча эшләре бар. Һәм барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк. Ә хатын-кызлар әле кышкыга яшелчәләр тозлау, кайнатмалар ясау белән дә шөгыльләнәләр.

– Быел гөмбә бик күп булды – 30 лап чиләк гөмбә җыйдык, – ди Татьяна. – Аларны төн уртасына кадәр эшкәрттек. Ә иртәнге биштә инде торырга кирәк.

Елның һәр фасылында авыл кешеләре өчен үз авырлыклары бар. Щекиннар җәй көне җиңелрәк булуын таныйлар, чөнки сыерлар көтүдә йөри, көннәр озын, барысын да көннең якты вакытында эшләп өлгерергә мөмкин. Көзен көннәр кыскара, тиз караңгы төшә, өлгерүе кыен. Сергей белән Татьяна – позитив, көчле рухлы кешеләр, аларны авырлыклар куркытмый. Хуҗалыкны үз көчләре белән төзегәннәр, чын хезмәт ияләре кебек үк, алар ирешелгәннәрдә генә тукталып кала торганнардан түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев