Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фермер хуҗалыгында һәр сәгать исәптә

Иске Ибрайдан Марат Сафин – районның уңышлы фермерларының берсе, ул терлекчелектә һәм үсемлекчелектә югары дәрәҗәдә эшчәнлек алып бара.

Хуҗаның эше – бөтен район күз алдында. Биредә еш кына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен семинарлар оештырыла, хезмәттәшләре тәҗрибә үзләштерә. КФХда барлык эшләр уйланылган һәм исәпләнгән, фермер үз эшендә тәҗрибәле һәм прагматик кеше.

Хуҗалыкта йөз баш савым сыеры бар. Көн саен 2300 килограммнан артык сөт савалар. Савым буенча күрсәткечләр район буенча югарылар арасында.

Хуҗалыкта сөтлебикәләрне тәрбияләү, нәтиҗә булсын өчен аларны ничек тукландыру серләрен беләләр. Сыйфатлы азык – югары савым алуның бер өлеше.

Фермер ат үрчетергә дә ярата, аның 70 баш аты бар. КФХга эш буенча килгән һәркем, үзе дә сизмәстән, бу хайваннарга сокланып карый. Монда аларны матурлык өчен генә үстермиләр, фермер әйткәнчә, авыр йөк ташый торган атлар төрле хуҗалыкларга сатыла.

Авыл хуҗалыгы производствосында эш бер дә тукталып тормый. Тагын да киеренкерәк вакытлар да була. Марат Сафинның фермер хуҗалыгында һәр сәгать исәптә – азык әзерләүнең кайнар чоры бара. Бу процесста үз хезмәткәрләре дә, сезонлы эшчеләр дә катнаша.

Хуҗалыкның 400 гектар җире бар. Анда люцерна, азык катнашмасы, солы, суданка үстерелә.

– Быел уңыш алдагы еллардагы кебек түгел, әмма кирәкле күләмдә алырбыз дип өметләнәбез, – дип фикерләре белән уртаклашты Марат Сафин. – Безнең эштә иң мөһиме – сөткә бәя, хуҗалыктагы эшләрнең алга таба ничек баруы шуңа бәйле.

Участоклар базадан ерак түгел урнашкан, фермалардан терлек азыгы әзерләүчеләрнең эше уч төбендәге кебек күренә.

Комбайнда үләннәрне Тәлгать Натиев чаптыра, чылбырлы тракторда яшел массаны Рафаил Сафиуллин таптатып тора. Алар икесе дә Иске Кыязлы авылыннан фермер хуҗалыгына эшкә йөриләр. Фазыл Миңнегулов, Рәхимҗан Мифтәхов һәм Марат Сафин үзе тракторда вакланган үләнне сенаж салу урынына ташу белән мәшгуль. Хуҗалыкта яшел конвейер туктаусыз эшли. Терлекчеләр арасында фермер Равил Шәрифуллинның намуслы эшен билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев