Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фермер хуҗалыгында уңыш көтәләр

Район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова карамагында нибары өч йөз гектардан артык җир булса да, ул утыз баш савым сыерын тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итеп кенә калмыйча, халыкка ашлык та сата.

Фермер хуҗалыгында, нигездә, сабан бодае һәм арпа чәчәләр. Иске «Нива» комбайны һәм ике яңа трактор чәчү эшләреннән алып, урып-җыюны тәмамлауга кадәр җитештерү процессын тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Бүген хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү бара. Без, Әлфирә Вәлиҗан кызы сүзләренә караганда, иң ышанычлы механизаторларның берсе Мәүлет Насыйбуллин күпъеллык үләннәрне чаптыруда эшләгән иң ерак басуда булдык.

–Кызганыч, яңгырлар булмау аркасында, үләннәр бик үк куе түгел, әмма яхшыга өметләнәбез, – диде механизатор.

Без аның Шакировларның фермер хуҗалыгы оешканнан бирле эшләвен һәм үз эшеннән канәгать булуын белдек. Шулай ук тагын бер тәҗрибәле механизатор Иван Алексеев кебек үк. Ул бу көннәрдә Рафик Харисов белән мехотрядта комбайн двигателе ремонтлау белән мәшгуль.

Әлфирә Вәлиҗан кызы сүзләренә караганда, механикалаштырылган отрядта алты даими хезмәткәр эшли. Ә сезон вакытында ул өстәмә рәвештә тагын тугыз-ун кешене эшкә кабул итә һәм лаеклы хезмәт хакы түли.

Авыл халкы «Хыял» кибетендә Кызыл Тау авылындагы кооперативта иттән җитештерелгән ярымфабрикатларны теләп сатып ала. Хәер, Аксубай халкы да Шакировлар җитештергән пилмән, тутырма, кәтлит һәм башка ризыклар тәмен лаеклы бәяләде.

– Үсешсез киләчәк юк, – ди Әлфирә Вәлиҗан кызы. — Менә без дә коллектив белән казылык җитештерүне җайга салу, мал чалу пункты төзелешен төгәлләү турында хыялланабыз. Башка планнар да бар... Үземнең зур булмаган коллективым белән алга таба да уңышлыэшләрбез дип уйлыйм. Күз алдыгызга китерегез әле, хуҗалыкның эш сөючән һәм җаваплы хезмәтчәннәре белән без чәчүне иң яхшы агротехник срокларда тәмамладык, үсемлекләрне үзвакытында тукландырдык һәм аларны гербицидлар белән эшкәрттек. Менә озак көткән яңгырлар да явып узды. Уңыш көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев