Федоровкада һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл торгызылды
Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров җирлекнең узган елда социаль-икътисади үсеше турында хисап тотты.
Аның составына 5 торак пункт керә. Халык саны – 1054 кеше, шуларның 576сы хезмәткә яраклы. Халыкның төп өлеше авыл җирлеге чикләрендә эшли. Хисап чорында җиде нарасый туган, 32 кеше бакыйлыкка күчкән. Күпчелек гаиләләр үзләренең шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асрый. Барлыгы 253 баш терлек, шул исәптән – 75 башы савым сыеры, Кәҗәләр һәм сарыклар – 475 баш, 155 – дуңгыз, 10 ат. Умартачылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар да бар, анда 223 умарта күче исәпләнә. Халык сөт тапшыра, ит сата һәм шул рәвешле өстәмә табыш ала.
Авылларны төзекләндерү эшләре халык көче белән башкарыла. Җәйге чорда алар зират территорияләрендә, юл буйларында үләннәрне чабып, чүп-чарны җыештырып торалар. Кышын юллар кардан вакытында чистартыла.
Өлкән кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту, аларга социаль ярдәм күрсәтү – иң актуаль бурычларның берсе. Җирлектә 4 тыл хезмәтчәне, 16 ялгыз пенсионер яши. Аларга социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтә.
Узган ел үзара салым программасы буенча 257500 сум акча җыелган, республика 1030000 сум күләмендә финанслаган. Бу акчалар юл катламын төзү (грунт ташуга, ПГС сатып алу); контейнерлар сатып алу; кышын юлларны кардан чистарту; Азат авылында ВНБ павильоны өчен материаллар сатып алу һәм урнаштыру; яктырткычлар урнаштыру (Азат, Кече Аксубай авылларында); су челтәрләрен ремонтлау; Федоровкада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзү; контейнер мәйданчыклары урнаштыру өчен тотылган.
Халыкны су белән тәэмин итү һәм су челтәре җирлектә мөһим мәсьәлә булып тора. Суүткәргечләрдәге даими өзеклекләр зур чыгымнар таләп итә, барлык эшләр дә халыктан җыелган акча хисабына башкарыла. Җирлекне алга таба да үстерү һәм төзекләндерү, Яңа Аксубай һәм Киса авылларында эчә торган су сыйфатын САНпи таләпләренә туры китерү; Яңа Аксубай мәдәният йортында газ казанын алмаштыру; интернат-йортка кадәр юл төзү; Федоровка поселогында су челтәрен «Чиста су» программасына кертү; Азатта кибет төзү мәсьәләләре ачык кала.
2022 елда үзара салым акчасын тулы күләмдә җыю, төзекләндерү, яшелләндерү эшләрен дәвам итү җирлек территориясендә экологик иминлекне тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев