Федоровка интернат-йортының социаль хезмәткәрләре “Тәрбияләү мәктәбе”ндә эш күнекмәләрен арттыралар
Алынган белемнәр белгечләргә үз һөнәрләрендә үсәргә мөмкинлек бирә.
“Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2019 елның мартында “Демография” милли проекты кысаларында “Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе” проекты сынау режимында эшләтеп җибәрелде. Проект кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау мәсьәләләре буенча укулар узалар.
“Тәрбияләү мәктәбе”ндә бөтен кирәкле шартлар тудырылган, махсус җиһазлар бар, аның ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче кешеләрне карау җайлырак була бара. Укытуны өйдә дә узарга мөмкин. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан кешеләрнең туганнары да тернәкләндерүнең техник һәм ярдәмче чараларын дөрес итеп куллануга өйрәнү буенча укулар узалар.
Бүгенге көндә учреждениедә 102 социаль хезмәт алучының 73е озак вакытлы карау системасы буенча хезмәт ала. Проект ярдәмендә Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләре авыру кешеләр белән аралашу кагыйдәләре турында тулырак белделәр, аларны карарга өйрәнделәр. Укулар узучылар гигиеник эшкәртүдә нәрсәгә игътибар итәргә, урын өстендә озак яту аркасында килеп чыккан яраларны ничек булдырмаска, урын өстендә ятучы пациент тирәсендәге киңлекне ничек дөрес оештырырга кирәклеге турында тиешле аңлатмалар алалар. Күп кешеләрне куркыта торган хәл – авыруны аның сәламәтлегенә минималь куркыныч белән бер урыннан икенче урынга ничек күчерүгә аерым игътибар бирелә. Укуларны карау күнекмәләре буенча өйрәнүләр узып, тиешле сертификат алган “Нежность” үзәге белгечләре уздыра.
Укуның төп үзенчәлеге булып аның гамәли юнәлеше тора. Махсус күрсәтмә материаллар кулланып алып барылган дәресләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшырта. Хезмәткәрләр өчен психологик тәрбия аспекты да бик мөһим. Караучы хезмәткәрләр психологик ярдәмгә мохтаҗ. Аларга авыручы кешеләр белән аралашуда психологик ярдәм күрсәтеләчәк. “Тәрбияләү мәктәбе”ндә алган белем һәм күнекмәләр белгечләргә тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Белешмә өчен:
Озак вакытлы карау системасы – өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга комплекслы ярдәм программасы. “Тәрбияләү мәктәбе”нең төп максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау, гомуми карау күнекмәләре, шулай ук техник тернәкләндерү чараларын дөрес куллануга өйрәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев