Фёдоровка интернат-йортында ветераннарны хөрмәтләделәр
Өлкәннәр көне алдыннан интернат-йорт коллективы, тәрбияләнүчеләр өчен уңайлыклар тудырып һәм алар турында кайгыртып, озак еллар хезмәт куйган пенсионерларны очрашуга чакырдылар.
Интернат-йортның элеккеге хезмәткәрләренең күзләрендә очрашу шатлыгы очкыннары балкыды, алар узган еллар истәлекләре, ничек кулга-кул тотынып җылы һәм дустанә мохит тудырулары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Аларның үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкарганнары күренеп тора иде. Чөнки монда эш үзенчәлекләре гади түгел һәм интернат-йортта очраклы кешеләр озак тоткарлана алмый.
– Үзебезнең коллективка килү, үзара аралашу безнең өчен бик күңелле, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Фёдоровка интернатында 20 елдан артык медицина хезмәткәре булып эшләгән Клара Волкова. – Безнең турыда онытмаулары, чакырулары, көтүләре шатландыра. Бигрәк тә Надежда Баглайга рәхмәт, ул безнең һәрберебезне ачык йөз белән каршы алды.
Пенсионерларның һәм хезмәткәрләрнең очрашу инициаторы булган интернат-йортның элеккеге директоры Галина Ивановна Маланчева тирәсендә аерым хөрмәт һәм җылылык хөкем сөрде. Аның килүе катнашучыларның барысы өчен дә чын бәйрәм булды.
Ветераннар үзләрен кабат кирәкле кешеләр итеп тойдылар. Һәркайсына изге теләкләр, тәбрикләү сүзләре табылды.
Ветераннарны интернат-йорт директоры Надежда Никитина җылы котлады.
Очрашу ветераннар өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Алар лаеклы ялга киткән булсалар да, аларның хезмәтләре, тәрбияләнүчеләр турында кайгыртулары беркайчан да онытылмаячак. Алар бүгенге көндә дә үзләрен зур һәм тату коллективның бер өлеше кебек хис итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев