Федоровка интернат-йортында иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр
Һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тантаналы чара узды.
Интернат-йорт директоры Фоат Абдуллин хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга иң изге теләкләрен җиткерде һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына тәрбияләнүчеләрне тулы канлы тормышка кайтаруга керткән зур өлеше өчен – социаль тернәкләндерү буенча белгеч Светлана Лаврентьева; район социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталарына өлкән шәфкать туташы Ирина Варламова, кер юу бүлмәсе хезмәткәре Татьяна Мишина лаек булды.
Учреждениедә тәртип һәм уңайлылык тәэмин итүче хезмәткәрләр адресына да аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Директорның Мактау грамоталарын ашамлыклар блогы һәм хуҗалык хезмәтләре хезмәткәрләре: пешекче Мария Макарова, савыт-саба юучы Наталия Моисеева, няня Галина Орлова, тәрбияче ярдәмчесе Светлана Ярмушкина, кер юу хезмәткәре Татьяна Вашурина алды.
– Учреждениенең уңышлы эшләве – бөтен коллективның уртак эше нәтиҗәсе, анда һәр хезмәткәрнең өлеше мөһим, – дип билгеләп үтте коллектив җитәкчесе.
Яңа Аксубай мәдәният йорты иҗат коллективы бәйрәмне дәртле җырлар белән бизәде.
Фото Федоровка интернат-йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев