Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Федоровка интернат-йортын Фоат Абдуллин җитәкләде

Районның социаль яклау системасында кадрлар үзгәрешләре булды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты директоры итеп Фоат Абдуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәүче белгеч булып эшләде.

Фоат Мансур улы 1964 елның 5 гыйнварында Иске Кыязлы авылында туган. Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясен икътисадчы квалификациясе буенча тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1985 елда икътисадчы буларак башлый, аннары Нурлат районы авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш хисапчы булып эшли.

1994 елдан башлап Аксубай районында район кулланучылар җәмгыяте системасында, “Таттехконтроль” ААҖендә эшли. Соңгы сигез елда яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләде. Үз эшенә зур җаваплылык белән карады.

Фоат Абдуллин үрнәк гаилә башлыгы, кыз һәм ул тәрбияләп үстергән, оныгы бар. Аны максатчан, ярдәмчел һәм игелекле, проблемаларны хәл итүдә эшлекле карашлы кеше буларак тасвирлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев