Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин капиталь ремонттан соң ачылган Аксубай район үзәге хастаханәсе поликлиникасында булды

Бүген Аксубайда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында муниципаль Совет утырышы уза.

Утырыш башланганчы Фәрит Хәйрулла улы район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә капиталь ремонттан соң ачылган Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды.

Поликлиникада 30 миллион сумнан артыкка ремонт ясалган. 3 миллион сумнан артыкка медицина приборлары, җиһазлар һәм инвентарь белән тулыланган.
Бүгенге көндә яңа поликлиника – район үзәк хастаханәсенең генә түгел, шулай ук барлык Аксубай районы горурлыгы.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов ремонтка кадәр «совет чоры планировкасы»ннан заманча поликлиниканың нәрсә белән аерылып торуы турында сөйләде. Поликлиникада ул ачылган көннән – 1984 елдан бирле төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән.

– Капиталь ремонттан соң икенче катның бер канатында хатын-кызлар консультациясе бүлеге ачылды. Монда медицина психологы, социаль эш буенча белгеч, кан алу бүлмәләре, ике гинекология кабинеты, диспансерлаштыру буенча аерым смотровой кабинет һәм УЗИ кабинетлары урнашкан, – дип таныштырды баш табиб.

Фәрит Хәйрулла улы кабул итүгә килгән пациентлар белән аралашты, барлык кабинетларны да карады һәм күргәннәрдән канәгать калды.
2022 елда Аксубай районында 186 бала туган, бүген хатын-кызлар консультациясендә 56 булачак әни исәптә тора.

Шуларның берсе – Гөлназ Мингалиева, ул инде өченче сабыен көтә. Ике баласына йөкле булганда ул иске поликлиникада күзәтүдә торган.

– Яңа хатын-кызлар консультациясендә бик тә уңайлы – беркая да йөрисе түгел, барлык кабинетлар, хәтта анализлар тапшыру, УЗИ кабинетлары да бер урында, – дип сөйләде хатын-кызлар консультациясенә килгән хатын-кыз.

Аксубай район үзәк хастаханәсендә табиб-геникологлар тулы комплектта: кабул итүдә, бала тудыру бүлегендә һәм стационарда берәр табиб. Ике табиб – читтән килүчеләр. Шуларның берсе Аксубайга «Земский доктор» программасы кысаларында килгән. Ә менә яшь табиб-гинеколог Энҗе Низаева Аксубайда туып-үскән, авыл районнары өчен кадрлар әзерләү программасы кысаларында мединститут тәмамлаган. Һәм 2022 елда дипломлы белгеч булып районга кайткан, ул бу турыда Фәрит Хәйрулла улына шәхсән үзе сөйләде.

Сүз уңаенда, «Земский доктор» программасы буенча узган елның октябрендә Аксубай район үзәк хастаханәсенә яшь табиблар – ирле-хатынлы Чернышевлар кайтты. Ире – табиб-онколог, ә хатыны участок педиатры булып эшлиләр. Киләсе атнада тагын ике белгечнең – терапевт һәм дермато-венерологның килүе көтелә.

Марсель Ислямов Фәрит Мөхәммәтшинга район үзәк хастаханәсе коллективы һәм район халкы исеменнән республикада гына эшли торган «Земский доктор» программасы өчен рәхмәт белдерде. Беренчел буынны модернизацияләү программасы – федераль программа буенча үзәк район хастаханәсенә 12 миллион сумлык рентген-аппарат, биш миллионга эндоксопик стойка, һәркайсы ике миллион сумнан артык булган ике УЗИ аппараты кайтарылган һәм гомумән хастаханәне җиһазлау кергән. Бүгенге көнгә УЗИ тикшерүен төрле юнәлешләр буенча өч белгеч үткәрә – кардиология, гинекология һәм стационар авырулар өчен аерым.

Ещё

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев