Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай волейболчылары белән очрашты
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутаты Россия Герое Рәсим Баксиков, республика ведомстволары вәкилләре район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында «Юность» спорт комплексында булдылар.
Бу көнне мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы башланды, волейболчылар командалары, кунакларны каршы алып, тезелеп бастылар.
– Мин сезнең районга бик теләп киләм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезне шатланып сәламлим! Волейбол – безне берләштерә торган спорт төре. Сезне лиганың муниципаль этабы башлану белән котлыйм, иң көчлеләр җиңсен!
Фәрит Мөхәммәтшин спорт мәктәбенә ТР волейбол федерациясеннән волейбол туплары тапшырды. Шулай ук 2024 елда Татарстан Республикасы авыл районнары арасында волейбол буенча Федерация Президенты Кубогы җиңүчеләренә спорт формалары бүләк итте.

Спорт бәйрәмендә катнашучыларны ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев котлады. Ул физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү өлкәсендә «Иң яхшы үзконтроль көндәлеге» 2024 IV Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре Даниил һәм Оксана Ашаеваларга призлар тапшырды.
Бәйрәм кунаклары яшь волейболчылар һәм тренерлар белән аралаштылар һәм волейбол тупларында үз имзаларын калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев