Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

ФАПларны ремонтлыйлар һәм төзиләр

Быел Иске Кыязлыда яңа модульле ФАП ачылачак.

Районның тагын биш фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре үткәрелә.

ФАПлар Яңа Ильдеряктә, Яңа Мокшинода, Яңа Тимошкинода, Түбән Татар Майнасында, Трудолюбовода яңартылачак. Капиталь ремонтның гомуми суммасы 8,5 миллион сумга төшәчәк. Иске Кыязлыда модульле ФАП 11 миллионнан артык суммага төшәчәк.

– Модульле ФАПлар төзү һәм булганнарын ремонтлау «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеноларын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Киләсе елда ул тәмамлана, әмма калган ФАПларны республика программасы кысаларында ремонтлаячакбыз, эшләр инде планлаштырылган, аңа беренчел звеноның дүрт учреждениесе керәчәк, – дип шәрехләде Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Аксубай үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге, подрядчы белән берлектә без Түбән Татар Майнасы фельдшерлык пунктында булдык. Ул элеккеге райпо бинасында урнашкан.

Биредә ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә. Монда идәннәрне тулысынча алмаштырганнар, планировка һәм түшәмне ясаганнар, санузелны җиһазлаганнар, җылыту, электр белән тәэмин итү системасын тулысынча алыштырганнар, су керткәннәр.

Ремонт эшләре барышын Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ) контрольли. Беренчел звеноларның барлык учреждениеләрен ремонтлау эшләрен Республика көненә тәмамларга ниятлиләр.

Бүгенге көндә Аксубай районы территориясендә 43 ФАП эшли. Шуның 16сы – модульле, берсе – амбулатория. Аксубай үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге ышандырганча, авылда фельдшерлар белән проблема юк.

Октябрь ФАПы быел ябылачак, аны тоту максатчан түгел. Әмма поселок халкы – 45 кеше медицина ярдәменә мохтаҗ булмаячак, аларны инде Трудолюбово ФАПына беркеткәннәр, фельдшерга автомобиль биргәннәр – медицина хезмәткәре Культура, Октябрь, III Интернационал поселокларына да хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев