Фән һәм технологияләр унъеллыгы: Россиянең беренче космос атнасы бөтен ил буйлап меңнән артык чараны берләштерәчәк
Аксубай районында Россиядә космос атналыгы уза.
Район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә тематик атна кысаларында эшлекле очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү активлыгы, мәгърифәтчелек проектлары һәм киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән мәдәни-күңел ачу чаралары бара.
Аксубай 3 нче урта мәктәбе укучылары Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында бардылар. Анда Юрий Алексеевич Гагаринның космоска беренче очышының 65 еллыгына багышланган “Белем спутнигы” дип исемләнгән зур фәнни-техник фестиваль узды. Аксубай мәктәп укучылары интерактив мастер-классларда һәм уеннарда катнаштылар, шулай ук спикерлар чыгышларын тыңладылар. Алар арасында Россия Герое, космонавт Андрей Иванович Борисенко да бар иде, ул ике очыш вакытында космоста 337 көн 8 сәгать 57 минут булган. Шулай ук алар космос фәнни спектаклен, “BRICS галәме”, “Космосны үзләштерүдә Татарстанның роле”, “Гагарин. Космоста беренче” күргәзмәләрен, университетларның һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыкларын, балалар рәсемнәре күргәзмәләрен һәм орбитадагы космонавтларга теләкләр язу өчен зоналарны карадылар. Экскурсия “Физик-математик алга китеш” республика гранты ярдәмендә оештырылды.
Өченче мәктәп укучылары Космонавтика көне алдыннан “Буратино” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кунакка чакырдылар һәм алар белән кызыклы “Космик квест” үткәрделәр. Алар Кояш системасы, табигый һәм ясалма иярченнәр турында сөйләделәр, үз иярченнәрен ясарга һәм пластилиннан ракеталар флотилиясен булдырырга булыштылар. Һәм барысы да дуслык белән үткәрелгән космик флешмоб белән тәмамланды. Бу бик күңелле, якты һәм файдалы чара булды.
Мәктәптә дә шулай ук кызыклы космик сәяхәт булды – өченче сыйныф укучылары Галәмне үзләштерү тарихына чумдылар, планеталар, йолдызлар һәм, әлбәттә, беренче космонавт-геройлар турында күп яңалыклар ачтылар. Ә маҗаралар иң иҗади этап – космик картиналар ясау белән тәмамланды. Һәр укучы кәгазьгә ерак галактикалар, ракеталар һәм җирдән тыш манзаралар турындагы хыялларын чагылдыра алды.
Бәйрәм дулкыны районның барлык уку йортлары буенча үтте. Һәр көн Галәм турында яңа фактларны өйрәнү, бәйгеләр һәм тематик чаралар белән тулы иде.
Балалар сәнгать мәктәбендә Космик атна “Космостан сәлам” дип аталган тематик дәрес белән башланды.
Укытучы Кристина Серкова укучыларны космосны үзләштерүнең кызыклы тарихы белән таныштырды. Балалар үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр һәм матур космик эшләр әзерләделәр. Рәсемнәрдә ракеталар, йолдызлар, планеталар һәм, әлбәттә, Галәмне яулаучылар үзләре дә җанланды. Укытучы Людмила Жирнованың “Йолдызлы сәгать”ендә, педагогның космос турындагы хикәясеннән илһамланып, яшь рәссамнар пластилиннан эшләнмәләр ясадылар.
Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ачык һавада “Йолдызлы белем” дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Алар узып баручыларга сораулар бирделәр. Катнашучылар йолдызлар, космос һәм астрономия турындагы кызыклы сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр, шулай ук бу темага популяр басмалар тәкъдим ителгән китаплар белән дә таныштылар.
“Нежность” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яшь социаль хезмәтләр алучылар белән Космонавтика көненә багышланган чара узды. “Яшь гвардия” вәкиле Эльвина Краснова мавыктыргыч квиз уздырды. Барысына да бик кызык булды, балалар күп кенә яңа нәрсәләр белделәр. Космонавтларның тюбикларда боламыклар белән тукланулары турында белделәр. Теманы инклюзив аш бүлмәсендә дәвам иттеләр – бәрәңге боламыгы әзерләделәр, ул бик тәмле килеп чыкты. Космонавтлар да шундый ризык белән рәхәтләнеп сыйланырлар иде.
БЕЛЕШМӘ:
Россия Президенты Владимир Путин 2022-2031 елларны Фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан итте. Бу чорның төп бурычлары арасында – талантлы яшьләрне тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, галимнәргә һәм эшләүчеләргә җәмгыятьнең һәм илнең төп проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү, шулай ук россиялеләрне фәнни казанышлар һәм перспективалар турында аңлаешлы мәгълүмат белән тәэмин итү. Унъеллык координаторы булып “Милли өстенлекләр” АНО тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев