Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексациялиләр
2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак.
Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу – эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу – пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә – 17,4 мең сумга билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак, – дип билгеләп үтте Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.
Социаль һәм пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туган очракта 8 800 100 0001 телефоны аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.
Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекләренең барлык клиентлар хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев