Эш яхшы барсын өчен, тәмле итеп ашаталар
«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы ашханәсенең аш-су осталары кыр эшләрендә катнашучыларны тәмле һәм сыйфатлы ризык белән сыйлыйлар.
«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы ашханәсендә пешекчеләр булып Энҗе Курмакаева һәм аның ярдәмчесе Эльвира Минсафина эшли. Алар кыр эшләрендә мәшгуль игенче-механизаторларны, машина йөртүчеләрне кайнар төшке һәм кичке ашлар белән тәэмин итәләр. Алар әзерләгән беренче һәм икенче ризыклар ашап туйгысыз. Басу-кырларда хезмәт куючылар төшке һәм кичке аш вакытын көтеп алалар, тәмле ризыклары өчен пешекчеләргә рәхмәт әйтәләр.
Хуҗалыкның ризык әзерләү блогы контора бинасында урнашкан, элек монда авыл мәдәният йорты эшләгән иде. Эчке ремонт ясалган, иркен бүлмәдә бик уңайлы. Якында эшләүчеләр иркен залда тамак ялгый ала, калганнарга басуга эш урынына илтәләр. Кызу кыр эшләре чорында ашханә хезмәткәрләре кырыкка якын кешегә хезмәт күрсәтә.
– Эшебезне яратып, күңел биреп башкарабыз, ризыкларны төрлеләндерергә тырышабыз, – ди Энҗе Курмакаева. – Шартлар яхшы, ризык әзерләү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Ашларны кырчыларның теләкләрен игътибарга алып, пешергән ризыкларыбыз аларның йөрәкләренә ятарлык итеп әзерләргә тырышабыз.
Сыйфатлы продуктлардан әзерләнгән кәтлитләр, тефтели, ашлар, яшелчәле ризыклар хезмәткәрләрнең күңелен күтәрми калмый. Ә кәеф булганда, эшләве дә җиңел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев