Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Эш сөючән Нурфигал

Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Нурфигал Нургатинага 95 яшь тулды.

Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм якын туганнары килде.

Илшат Минсабир улы РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде. Район башлыгы Камил Гилманов исеменнән юбилей белән тәбрик итеп, Нурфигал Нургата кызына сәламәтлек теләде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Котлауларга Фәһим Кәбиров һәм Елена Зайцева да кушылдылар.

Нурфигал Нургата кызы үзенең авыр тормыш юлы турында сөйләде. Ул Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә туган. Әнисе бик иртә дөнья белән хушлаша, озакламый әтисе дә авырып китә. Гаиләне туендыру өчен кызга иртә яшьтән эшкә җигелергә туры килә.

Сугыш башлангач аны окоп, чокырлар казырга алалар, 1942 елда ул Яшел Үзән шәһәрендә стратегик хәрби заводта эшли – авиация өчен фанералар җитештерәләр.

1943 елда Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәренә торф чыгару эшләренә китә. Ул анда 5 ел эшли. Сугыш тәмамлангач туган төбәгенә кайта. Монда ул башкалар белән бергә күрше районда урман  хәзерләүдә, аннан соң туган авылында кирпеч заводында эшли.

Авылда балалар бакчасы ачылгач, аны әлеге учреждениегә эшкә алалар.  Яхшы күңелле бала караучыны бик күп буын ибрайлылар яхшы хәтерли. Лаеклы ялга да шуннан китә. Нурфигал Нургата кызы – хезмәт ветераны, ТАССР, район җитәкчелеге бүләкләренә ия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев