Эшче куллар һәм чимал кирәк
Район волонтерлары Яшьләр үзәгендә эшләүләрен дәвам итәләр – мобилизацияләнүчеләргә маскировка халатлары тегәләр һәм яшеренү сеткалары үрәләр.
Әниләребезнең, әбиләребезнең, апа-сеңелләребезнең кайгыртучан куллары белән тегелгән һәм үрелгән һәрнәрсә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җибәрелгән инде.
– Әмма, якташларыбыз Җиңү белән кайтканчыга кадәр без эшне туктатмаячакбыз, – ди волонтер Наталья Охотникова. – Кабат ярдәм җыюны игълан итәбез – безгә иске челтәрләр, ак материал кирәк. Әгәр үзегез килеп ярдәм итә алмасагыз да, материалларны Яшьләр үзәгенә тапшыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев