Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Эш канәгатьлек һәм шатлык китергәндә

Иске Кармәт авылыннан Виталий Трофимов үз шәхси ярдәмче хуҗалыгын уңышлы алып бара.

Крестьян хезмәте белән шөгыльләнүче барлык кешеләр дә уңай кәефләре һәм эшкә булган мөнәсәбәтләре белән бер-берсенә охшаш. Виталий Николаевич та моны раслый.

Ул авылда туып-үскән. Гаиләдә дүрт малай һәм ике кыз тәрбияләнгән. Хезмәттә чыныгып үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе авылда хөрмәтле кеше булган. Механизатор, комбайнчы булып эшләгән – уллары өчен хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торган. Хатыны белән мәхәббәттә һәм килешеп яшәгәннәр. Балаларын да шундый мохиттә тәрбияләнгәннәр. Виталий гаиләдә төпчеге була. Урта мәктәпне тәмамлаган, РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан. Армиядән соң сигез ел Ерак Көнчыгышта балык тоту судносында эшләгән. Туган авылына кайткач өйләнгән, хатыны белән Чабаксар шәһәренә киткәннәр. Үзе – машина йөртүче, хатыны үз һөнәре буенча кондитер булып эшләгәннәр. Гаилә шәһәр үзәгендә үз йорты белән мул тормышта яшәгән, кызлары дөньяга килгән. Әмма кече ватаннарына кайтырга булганнар.

Авылда туган нигезләре белән янәшәдә иркен, зур йорт торгызганнар. Ул елларда авылда газлаштыру программасы эшләгән. Аның булдыклылыгы һәм эшлекле сыйфатлары бик урынлы булып чыккан – Виталий Николаевич газүткәргеч төзелеше буенча техник карау үткәргән. Подрядчыны тапканнар һәм 1997 елда авыл тулысынча газлаштырылган. Барлык эшләр тәмамлагач, Виталий Николаевич газ участогына урнашкан – газ системаларына хезмәт күрсәткән.

2001 елда Виталий Трофимовны «Кармәт» күмәк хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Бу авыл хуҗалыгы өчен авыр еллар була, күмәк хуҗалыклар таркала башлый. Дүрт елдан предприятиенең эшчәнлеге туктала. Хезмәт биографиясендә шулай ук мелиорация тармагында эшләү еллары да бар. Бу оешма дүрт районга хезмәт күрсәткән, Виталий Трофимов Аксубай участогы өчен җавап биргән.

erid: 2Vtzqw6pLty

Авыл хуҗалыгы тармагы аның өчен төп эшкә әверелә. Тәҗрибәне ул, әтисенә һәм абыйларына хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, кечкенәдән туплый. Бүген Виталий Николаевич — үзен тулысынча тәэмин итә алырлык, аягында нык басып торган шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты конкурсында катнашкан һәм сөт юнәлешендә мини-ферма төзүгә 1 млн. сум акча откан. Акчаны уңышлы гына үзләштергән. Терлекләр сатып алган – аның шәхси ярдәмче хуҗалыгында бүген, 15 савым сыерын да кертеп, егерме баштан артык мөгезле эре терлек, яшь терлекләр һәм атлар бар. Фермада эш җайга салынган: савым аппарат белән башкарыла, сөт суыткычка салына. Югары сыйфатлы суытылган сөтнең бәясе дә яхшы.

Сөт җыючы суытылган продукцияне ике көнгә бер тапкыр җыеп китә. Азыкны трактор белән ташый һәм тарата. Азык культуралары игү өчен җир кишәрлеге бар, аны эшкәртү өчен тулы күләмдә техника һәм агрегатлар сатып алынган. Трофимовларның шәхси ярдәмче хуҗалыгы үз йортларыннан ерак түгел, авыл читендә болыннар һәм биек агачлар белән әйләндереп алынган матур җирлектә урнашкан.

– Монда авыл урамы иде, – дип сөйли Виталий Николаевич. – Ике яклап та йортлар төзелеп киткән иде, кешеләр яшәде, минем бала һәм яшьлек елларым бу урыннарда үтте. Бу агачлар да шул вакыттан калган. Бик матур урын, кече ватаным минем өчен бик якын.

Хуҗалык электр көтүчесе белән әйләндереп алынган, бу бик уңайлы. Ферма янында җәйге лагерь урнашкан. Территориядә зур гына прессланган салам кибәне салынган. Шул урыннан болыннарга матур күзәтү ачыла.

Виталий Николаевич якында гына чишмә барлыгын да әйтте.

– Җир астыннан чишмә бәреп торуын мин күптән белә идем, мин шунда боҗралар салдым. Хәзер без шушы чишмә суыннан файдаланабыз, сыерларым да чишмә суын эчәләр.

– Хуҗалык, территория бик зур, мөгаен, эшләр белән идарә итүе дә җиңел түгелдер?

–Әгәр бөтенесе дә җайга салынган икән – бернинди дә кыенлык юк, – диде ул. – Эшләргә көч һәм сәламәтлек кенә кирәк. Моның өчен этәргеч бар – ике кызның өчәр баласы, алты оныгыбыз бар: өч малай һәм өч кыз, алар зур шатлык китерәләр. Олы кыз гаиләсе белән – авылда, икенчесе Чистайда яши.

Трофимовлар бертуган абыйлары һәм апалары белән бик дус, бердәм булып яшиләр. Әти-әниләре өчен яңа йорт салганнар. Әтиләре 97 яшендә вафат булган, әниләренең яше йөздән артып киткән. Кыз туганнарының берсе Казаннан әниләрен карарга кайткан.

Кече улның әнисе өчен күңеле тыныч – аның янында апасы бар.

– Авылда яшәп тә, эшләп тә була, – ди Виталий Николаевич. – Мин табигатем белән хуҗалык алып баручы, крестьян хезмәтен яратам һәм эштән ләззәт, шатлык алам. Аннан файда да бар — тик тырышырга гына кирәк.

Без газета турында да сөйләшеп алдык.

– Район газетасын мин даими яздырам, аны кулыма алып укыйм, районда барган яңалыклар белән танышам. Ансыз ничек була инде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев