Еллар – киртә түгел
30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында “Безгә еллар – киртә түгел“ өлкәннәр иҗат фестивале үтә.
Бәйгене оештыручыларның берсе – район ветераннар советы рәисе Галина Бобковадан бу турыда сөйләвен үтендек.
– Безнең районда сәләтле кешеләр бихисап. Өлкәннәр арасында да алар әз түгел. Әмма аларның күбесе мәдәни тормыштан, кызыклы эшләрдән читтә кала бирә. Әлеге иҗади чараны оештырып, без өлкән яшьтәге кешеләргә иҗат, сәхнә юнәлешендә үзләренең потенциалларын ачу мөмкинлеге бирәбез.
Кешеләр тормыш ямен, аның төрлелеген күрсен өчен кирәк бу. Һәр кешегә лаеклы ялга чыкканнан соң җәмгыятьтә социаль роль уйнау, әйләнә-тирәдәгеләр өчен үзләрен кирәкле итеп хис итү бик мөһим.
Мондый бәйгеләрдә катнашу өлкән кешеләргә музыкаль һәм артистлык сәләтләрен ачырга, тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итәргә тиеш. Катнашучыларның яше: хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән.
– Галина Павловна, әлеге фестивальдә нинди номинацияләр бар?
– Сәхнә иҗатында коллективлар һәм үзешчән башкаручылар чыгышлары түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: җыр, бию сәнгате, музыка уен коралларында (баян, гармун, курай, балалайка һәм башкалар) уйнау, нәфис сүз. Алтын куллы кешеләр өчен – декоратив-ясалма сәнгать (чигү, бәйләү, корама тегү, агачка бизәк төшерү, декоратив уенчыклар ясау, макраме һәм башкалар).
– Фестиваль-бәйгедә катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Катнашучыларга 30 ноябрьгә кадәр район Мәдәният йортына иҗади үзешчәнлек яки декоратив-ясалма сәнгать номерын күрсәтеп гариза тапшырырга кирәк. Кадерле тармак ветераннары! Бәйге программасында катнашыгыз, сәләтләрегезне күрсәтегез, иҗатыгыз белән кешеләрне сөендерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев