Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Елена Ломоносова  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Елена Захаровна ачык йөзле, күтәренке күңелле кеше.

 

 

Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авылында гомер итүче Елена Захаровнаны олуг юбилее белән котларга район җитәкчелеге, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова килде.

Ломоносовлар  – авыл кешеләре һәрвакыт үрнәк алган гаиләләрнең берсе. 

– Әни беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, беркемне дә гаепләмәде, хәтта күңеленә хуш килмәгән очракларда да беркемгә дә кинәттән сүз әйтмәде. Язмышына бер тапкыр да зарланганы булмады, – ди кызы Надежда. Ә әнинең озын гомерле булуын  умарталыкта 25 ел эшләве белән бәйләп булыр иде. Ул бу һөнәрне сугышка кадәр умартачы булып эшләгән әтисеннән үзләштерә.  Әтисе фронтка киткәндә умарта хуҗалыгын кызына тапшырып калдыра. Елена Захаровна әтисе белән тышкы охшашлыгын  ассызыклап: «Әти матур иде, мин аңа охшаганмын»,  – дип шаярта.

Сугыштан соң  Елена фронтовик егеткә кияүгә чыга. Ире аны чын мәгънәдә кулда йөрткән, ди. Ломоносовлар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма сугышта алган яралар ирен аяктан ега – Елена Захаровна берничә еллар дәвамында инвалид коляскасына утырган ирен карап-тәрбияли. Бәла ялгыз гына йөрми диләр, көтмәгәндә бәхетсезлеккә очраган улы турында кайгарту да ана җилкәсенә төшә.

Ул 15 елга якын гомерен, якын кешеләренең авыруларын җиңеләйтеп, алар өчен ышанычлы терәк булып калып, аларның  тормышы өчен көрәшкә багышлый.

Авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова Ломоносовлар гаиләсе – ачык йөзле, кунакчыл һәм тату, дип билгеләп үтте. Балалары һәм оныклары да әти-әниләреннән үрнәк алып үскән. Улларының берсе  – Валерий (хәзер мәрхүм инде), озак еллар Таҗикстанда, Германиядә хәрби табиб булып эшләгән.

Өйнең алгы бүлмәсендә, гаилә ядкаре булып балаларының, оныкларының, оныкчыкларының фотосурәтләре эленеп тора.

Елена Захаровна үз нигезендә ялгызы гына гомер йомгагын сүтә. Чистайда яшәүче кызы Надежда әнисе янына даими кайтып йөри.  Озак еллар дәвамында беренче ядәмчесе булган социаль хезмәткәр Любовь Степанова  әбекәй өчен якын туганына әйләнгән инде. Елена Захаровнаның юбилей табынына ул традицион хуплу (бәлеш) пешергән.

Әбекәй хәрәкәтләнми диярлек, әмма караваты янындагы тәрәздән табигатьнең уянганын,  кошлар кайтуын күзәтергә ярата. Туган һәр көнгә куанып, язмышына рәхмәтле булып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев