Электр җиһазлары төзек булырга тиеш
20 октябрьдә Иске Татар Адәмсуы авылында торак йортта янгын чыга
Дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматларына караганда, янгын төнлә, 2 сәгать 46 минутта чыга, ә сәбәп булып электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу хезмәт иткән.
– Янгын нәтиҗәсендә торак йорт һәм өй мөлкәтенең бер өлеше зыян күргән, – дип шәрехләде МОНД җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков. – Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Белгеч салкыннар җитү белән электр үткәргечләренә йөкләнешнең артуын билгеләп үтте. Һәм Аксубай муниципаль районы халкына электр җиһазларын күзәтүсез калдырмаска дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Өйдән чыгып киткәндә, электр җиһазларының сүнгәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә кирәк. Төзек булмаган яисә иске электр үткәргечләре булган өйләрдә электр җиһазларыннан файдаланырга ярамый. Иске үткәргечкә йөкләнеш китерергә ярамый, чөнки ул кыска ялганышка һәм янгын чыгуга китерергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, бәла белән ялгыз калмас өчен, шулай ук мөлкәтне иминиятләштерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев