“Ел укытучысы” бәйгесенең район этабы җиңүчесе исеме билгеле булды
Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Яңа ел алдыннан 3 нче Аксубай урта мәктәбе коллективы чираттагы казаныш турындагы хәбәрне шатланып кабул итте.
Район педагогларының һөнәри осталыгындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча әлеге гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Водышева җиңүче дип танылды.
Фото: 3 нче мәктәп архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев