Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Ел укытучысы 2019» – билгеләнде

Татарстанда “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды.

Безнең гәзит Бөтенроссия бәйгесе кысаларында Аксубай укытучыларының номинацияләр, билгеле бер график буенча аерым мәйданчыкларда көч сынашуы турында язган иде. Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясауга кадәр бер көн алдан узган тәрбия бирү өлкәсендә һөнәри осталык бәйгесе программаны тәмамлаучы “аккорд” булды. 

ТӘРБИЯ БИРҮ БУЕНЧА ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК СМОТРЫ

Аксубайның 3 нче мәктәбендә һөнәри осталык буенча көч сынашуга 16 укытучы, 6 сыйныф җитәкчесе, 4 укытучы-оештыручы, 6 өстәмә белем бирү укытучылары килде.

Җыелучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова сәламләде. 

 – Без сезнең – үз эшегезнең осталары булуын беләбез, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең алда үзегезнең осталыгыгызны күрсәтү бурычы тора. Сезгә уңышлар телим! 

Укытучылар алдында Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин чыгыш ясады. 

– Бүгенге бәйге җиңүчеләренә зональ этапта, ә аннары соң республика этабында чыгыш ясарга туры киләчәк. Аксубай укытучылары бәйгенең әлеге этабында һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барыгызга да уңышлар телим! 

Шартлар билгеләнде, бәйгегә старт бирелде. Укытучылар уку бүлмәләренә таралды. Аларның дәресләр алып баруларын жюри күзәтте. Дулкынландыргыч, әмма кызыклы. Укытучыларга бер дә җиңел булмады. Чөнки кыска гына дәрес вакытында таныш булмаган балалар ышанычын яулап алырга, тема белән кызыксындырырга һәм нәтиҗәгә ирешергә кирәк иде. Көн вакыйгаларга бай булды. 

МУНИЦИПАЛЬ ТУР НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА

Бәйгенең ел укытучысын билгеләү буенча дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте. Актлар залында мәктәпләр җитәкчеләре һәм номинацияләр катнашучылары, алар өчен җан атып торучылар җыелды.

– Мин сезнең республиканың иң яхшы укытучылары булуын беләм, – дип фикере белән бүлеште район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев. – “Ел укытучысы – 2019“ Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы иы актив, максатка омтылучан катнашучыларны билгеләде. Бәйгенең зональ һәм республика этапларында да үзегезнең осталыкларыгызны күрсәтерсез дип ышанып калам. Чын күңелдән сезгә уңыш елмаюын телим!

Мәгариф бүлеге җитәкчесе номинацияләр буенча җиңүчеләр исемнәрен атады.

ЛАЕКЛЫ БҮЛӘКЛӘР

“Ел укытучысы – 2019“ бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе итеп Аксубайның 3 нче мәктәбенең информатика укытучысы Лилия Хуҗиәхмәтова билгеләнде. 

“Педагогик дебют“ номинациясендә Аксубайның 2 нче мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Аэлита Шуркина җиңү яулады.

“Татар теле (туган тел) һәм әдәбияте укытучысы“ номинациясендә – Сөнчәле урта мәктәбеннән татар теле (туган тел) һәм әдәбияте Рәмилә Сидуллина җиңүче булды.

“Ел сыйныф җитәкчесе“ номинациясендә Татьяна Бушуева (Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбе) җиңүче дип танылды. 

“Укытучы-оештыручы“ номинациясендә Анастасия Чернышева (Аксубайның 1 нче мәктәбе) беренче урын яулады һәм Грамота белән бүләкләнде. 

“Өстәмә белем бирү укытучысы“ номинациясендә бәяләү комиссиясе җиңүче исемен атады. Нәтиҗәдә Геннадий Горбунов (Аксубайның 2 нче мәктәбе) – беренче булды.

Бүләкләү тантанасы шатлык мохитендә узды. Призерларга чәчәкләр бүләк иттеләр, тантана гаеплеләре йөзендә елмаю балкыды. 

“Ел укытучысы“ бәйгесе – бу укытучылар арасында, сайлаган һөнәрләренең киңлекләрен ачырга һәм үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирүче иң абруйлы көрәш мизгеледер, мөгаен.

Бәйгенең муниципаль этабы – җаваплы һәм бер дә җиңел түгел. Әмма әлеге этапта җиңү яулаган укытучыларны Кама аръягы зонасында тагын да авыррак көрәш көтә, һәм анда аларга уңыш елмайса, алар үзләренең һөнәри осталыкларын республика дәрәҗәсендә дә күрсәтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев