«Ел спортчысы-2021»
Казанда «Ел спортчысы» премиясен тапшыру тантанасы узды.
Безнең Ольга Шугаева – билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, «Елның алгарышлы спортчысы» номинациясендә җиңүче булды.
Һичшиксез, бу яшь спортчы өчен лаеклы бүләк. Быел Ольга БДБ илләре I Уеннарында беренче урынны һәм Дөнья беренчелегендә беренче урынны алды. Аксубай районы, якташыбыз өчен сөенеп, Ольганың уңышларын һәм җиңүләрен күзәтә.
– Бу – «Ел спортчысы»ның өченче бүләге, мине инде 2018 һәм 2019 елларда да бүләкләделәр. Тәэсирләр күп, чара югары дәрәҗәдә узды. Татарстанның иң көчле спортчылары бер залда җыелды, алар арасына керүем белән горурландым, – дип уртаклашты Ольга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев