Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ел катлаулы, әмма тотрыклы булды

Бәйрәм алды әңгәмәсендә район башлыгы Камил Гилманов узып баручы елга йомгак ясады

Башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар турында ул район газетасы баш мөхәррире Людмила Жареновага сөйләде.

– Камил Камал улы, ел район өчен нинди булды?

–Тулаем Россия өчен 2023 ел тетрәнүләрдән башланды. Без ике ел диярлек махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар белән яшибез. Бу сәяси дә, икътисади вәзгыять тә, санкцияләр дә, блокадалар да. Көнбатыш безне үз астына алырга тырышты. Безнең белән украиналылар түгел, нато, бандалар сугыша. Әмма безнең илне сындырып булмый. Ул үз халкы белән көчле. Тарих кабатлана, без, әтиләребез, бабаларыбыз кебек, озак елларга тынычлыкны тәэмин итәр өчен фашизмны җиңәргә тиеш. Тик бергә, кулгакул тотынып кына. Беренче чиратта Ватан сагында торган якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Сугышчыларыбызга батырлыклары өчен, аларның әти-әниләренә һәм хатыннарына рәхмәт, без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Без җиңүнең безнең якта булачагына ышанабыз!

– Җиңүне тылда да якынайтуларын билгеләп үтмичә булмый...

– Әйе, һәр клубта, һәр кечкенә һәм зур авылда, һәр йортта җиңүне якынайту өчен тырышлык куела. Хатынкызлар сугышчылар өчен оекбашлар бәйлиләр, токмач кисәләр, яшеренү халатлары һәм җылы киемнәр тегәләр, посылкалар җыялар, челтәрләр үрәләр. Ир-атлар мичләр ясыйлар, кирәкле эш кораллары һәм махсус чаралар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәләр. Волонтерлар бердәм эшлиләр, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тагын бер, ундүртенче гуманитар ярдәм кәрваны әзерләнә.

Сәфәрләрнең берсендә мин үзем дә волонтерлар белән чыктым. Һәм егетләребезнең дошманны җиңүгә өмет тотып, батырларча көрәшүләрен үз күзләрем белән күрдем. Район халкы көче белән һәр сугышчыга яңа ел бүләкләре әзерләнгән. Район халкына бик зур рәхмәт, гуманитар ярдәм кәрваны белән сугышчылар өчен автомобильләр, махсус чаралар, азык-төлек китә. Волонтерлар Ватанны саклаучылар белән тыгыз элемтәдә торалар, егетләр нәрсә сорый, барысын да сатып алып, озатырга тырышабыз. Фронт һәм тыл – бердәм.

– Хезмәт җиңүләре турында да. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре елны ничек төгәлләде?

– Районның авыл хуҗалыгы тармагы елны ышанычлы һәм тотрыклы озата. Шул ук терлекчелекне генә алыйк, сөткә бәяләр төшүгә карамастан, без җитештерү күләмен арттырдык – ит һәм сөт буенча үсеш узган ел дәрәҗәсенә карата 15 проценттан да ким түгел.

Өч ай диярлек яңгыр булмауга карамастан, район яхшы уңыш алды, бөртеклеләр уңышы гектардан 27,2 центнердан күбрәк тәшкил итте. Бу игүдә яңа технологияләр һәм яңа техника куллану ярдәмендә мөмкин булды, язгы чәчү эшләрен, туфракта дымны саклап калып, кыска вакыт эчендә башкарып чыктык. Районда рапс, көнбагыш, ашлыкка кукуруз кебек югары маржиналь культуралар игелә. Бу табыш китерә торган культуралар, алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә салынган барлык чыгымнарны каплап, табыш алу мөмкинлеге бирә.

Авыл хуҗалыгында хезмәт хакының үсеше быел 127 процент тәшкил итте – бу республикада иң яхшы күрсәткеч.

Тармакның тотрыклылыгын Аксубай җирендә эшләүче инвесторлар, фермер һәм шәхси хуҗалыклар тәэмин итә. Быел гына да Альберт Хөснуллин җитәкчелегендәге Чистополье ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы техникага, ашламаларга, саклану чараларына ике миллион сумга якын акча тотты. Предприятие культуралар игүнең, басуларны эшкәртүнең яңа технологияләрен кертә, эш урыннары булдыра, хезмәт хакын арттыра. Михаил Сыроватский җитәкчелегендәге «Волга Селект», Рәис Сөләйманов җитәкләгән «Аксу Агро» агрофирмалары уңышлы эшли. Бүген «Аксу Агро»ның сөт комплексы яхшы җитештерү куәтенә чыкты.

Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы җитештерү челәр е уңышлы эшлиләр. Эре агрохолдинглар белән беррәттән, тәҗрибәле фермерлар Марат Сафин, Ильяс Сөләйманов, Валерий Сапеев җитәкләгән кече хуҗалыклар да тотрыклы эшләп килә. Өметле фермерлар Алексей Кондратьев, Павел Назаров, Григорий Маланчев, Оксана Миронова хуҗалык итүдә тәҗрибә туплыйлар. Аларның күбесе дәүләт ярдәме программасыннан уңышлы файдаланды һәм фермалар төзүгә акчаны уңышлы кертте. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да мини-фермалар төзелә.

Фермерларга да тиешле бәя бирергә кирәк, алар корылыкка, азык җитмәүгә карамастан, сөт җитештерүне киметмәделәр.

–Район федераль, республика һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру өлешендә һәм тулаем тармаклар буенча ничек эшләде?

– Быел районда мәктәпләрне, балалар бакчаларын, социаль объектларны, йортларны, юлларны, иҗтимагый киңлекләрне, ФАПларны ремонтлау белән шөгыльләндек. Безнең төзүчеләр вакыт белән исәпләшмичә эшләделәр, шуның аркасында барлык объектларны да Республика көненә куллануга тапшыра алдык.

Финанс елын район яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләде, салымнар йөз процент җыелган, бюджет үтәлгән. Бу совет, башкарма комитет һәм районның финанс-бюджет палатасының бердәм эш нәтиҗәсе.

Район педагогларына рәхмәт, остаз-укытучылар, аларның тәрбияләнүчеләре узып бар у ч ы е л д а к ү п т а п к ы р л а р Бөтенроссия, республика, район бәйгеләрендә һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләр булдылар. Нәтиҗәләр хаклы, чөнки белем бирү учреждениеләре бүген барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә, шул исәптән «Үсеш ноктасы» проекты буенча, аерым алганда мәктәпләрдә ризык әзерләү блокларын ремонтлау һәм җиһазлау өлешендә дә. Район мәдәнияте бүген яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Безнең үзешчән артистларыбыз, иҗади проектларны тормышка ашырып, үзләре турында ышанычлы белдерә. Быел беренче тапкыр, Казанга барып чыгыш ясау белән, «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе оештырылды. Күп милләтле Аксубай халкы берләште һәм тармаклар, мәдәният, халык үзенчәлеге буенча күргәзмәләр тәкъдим итеп, районның ничек яшәвен күрсәтте.

Республика сәхнәсендә өч йөздән артык кеше чыгыш ясады – бу дистәләрчә репетицияләр, зур күләмле оештыру эшчәнлеге. Нәтиҗә барлык көтелгәннән дә яхшырак булды – район икенче урынны алды. Безнең хезмәткә бәя биргән өчен Мәдәният министрлыгына, хөкүмәткә рәхмәт. Бу проектта безгә теләктәшлек белдереп, якташлар Дәүләт Советы депутатлары килүе күңелле булды.

Р а й о н н ы ң м е д и ц и н а хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Алар гаять зур дәвалау һәм профилактик эш алып баралар, район халкының сәламәтлеге сагында торалар. Юл хезмәте эшчеләрен билгеләп үтәсе килә. Ел саен алар юллар төзү һәм ремонтлау буенча барлык күләмне югары сыйфат белән башкаралар.

Газ хезмәткәрләре коллективы махсус программа буенча оператив эшли. Элемтәчеләр ярдәмендә ерак урнашкан торак пунктларга да җепсел һәм кабель телевидениесе килә.

Эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре район икътисадына өлеш кертәләр, эш урыннары булдыралар, продукция җитештерәләр һәм безгә бернинди санкция дә куркыныч түгел. Районда спорт тормышы барлык төрләр буенча да актив бара. Тәҗрибәле тренерлар командаларны җиңүгә ышанычлы алып баралар. Бүген спорт белән дус булу, димәк, сәламәт кенә түгел, ә максатчан, беренче булу да. Районның киләчәген яшьләр сәясәте дә билгели. Яшьләр бүлеге «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә мәктәп укучыларын, эшче яшьләрне җәлеп итеп һәм берләштереп, энтузиазм белән эшлиләр.

Безнең барлык гаскәрләр ветераннары актив патриотик эш алып баралар. Савгачта гаскәрләр штабы ачылды. Безнең ветераннарны елга бер тапкыр гаскәрләр төре бәйрәме генә берләштерми. Бу үзенә күрә туганлык – бер генә чара да, бәйрәм һәм матәм даталары да алар катнашыннан башка үтми. Алар мәктәпләргә чыгалар, яшь буынны герой якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләп, егетләрне армиягә озаталар.

Яшь буенча пенсиягә чыккан ветераннарга зур рәхмәт, алар төрле тармакларда эшләүләрен дәвам итәләр. Сер түгел, кадрлар кытлыгы барлык өлкәләрдә дә сизелә. Бездә эшсезлек юк – аның дәрәҗәсе 0,17 процент кына тәшкил итә.

Район хәбәрчеләренә дә рәхмәт, алар тәүлегенә 24 сәгать, атнага җиде тәүлек вакыйгалар үзәгендә кайнап, районның барлык эшчәнлеге өлкәләрен яктырталар, чараларга чыгалар.

– Киләчәккә планнар турында да...

– Гомумән алганда, районда тормыш үз чираты белән генә бармый, ул кайный. Елны озатканда, ышаныч белән әйтә алам, федераль, республика, муниципаль проектларда катнашуга барлык гаризалар да белдерелгән һәм расланган. Күп еллар тормышка ашуны көткән эшләр – Яңа Мокшинога (төзелеш этаплары ике елга бүленгән) һәм Урмандеево җирлегенең Сосновка авылына кадәр юллар. Шулай ук район үзәгендә урамнарга асфальт салуны һәм вак таш түшәүне дәвам итәчәкбез, яңа социаль объектларны, җәмәгать урыннарын ремонтлау һәм төзү буенча эшләячәкбез. 2024 елның иң зур объекты – Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә ябык футбол манежын төзү.

– Райондашларга традицион теләкләр?

– Иң мөһиме – илгә-көнгә тынычлык! Безнең Ватанны саклаучыларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Мондый катлаулы заманда эштә дә, тормышта да, район иминлеге өчен хезмәттә дә бер-береңә терәк булып, иңгә-иң куеп берләшү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев